erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

2026 елга кадәр озайтыла

Хәзер ана капиталын куллану мөмкинлекләре киңәйде. 2018 елда туган яисә тәрбиягә алган икенче балага ул, 1,5 яшькә җиткәнче, ана капиталы исәбеннән 9373 сум күләмендә айлык түләү кертелгән. Кирәксенсә, әни кеше түләүләрне туктата һәм калган акчасын башка максатка файдалана ала. 

 

Ләкин капиталны өлешләп алу теләгән бөтен әниләргә дә рөхсәт ителми. Матди авырлык кичергән, акчага тилмереп яшәгән гаиләләргә генә. Түләүләр ай саен кредит учреждениесендә ачылган шәхси счетка күчерелеп барылачак.

Быелның 1 гыйнварыннан ана капиталы соңгы өч елда беренче тапкыр индексацияләнә. Аның күләме 466,6 мең сум тәшкил итә. Ана капиталы программасы 2026 елга кадәр озайтылачак, беренче балалары туган гаиләләр дә ярдәмгә исәп тота алачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында хәбәр итте.

Ана капиталы буенча 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә тиешле яңа, өстәмә карарлар тәкъдим итәргә теләр идем. Инде беренче бала туганда ук гаилә ана капиталына аның бүгенге күләмендә алу хокукына ия булачак, диде В.Путин. – Һәм мондый ярдәм икенче бала тууга әзерләнергә мөмкинлек бирәчәк”, диде.

Ул шулай ук ана капиталын 150 мең сумга арттырырга тәкъдим итте. Бу өстәмә акчага гаилә икенче бала туганда хокуклы булачак. Шулай итеп, ике балалы гаиләләр өчен ана капиталының гомуми күләме 616 мең сумга җитәчәк һәм киләчәктә ел саен индексацияләнәчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ана капиталын гаиләләр күбрәк торак шартларын яхшырту, фатир алу өчен ипотека түләргә куллана. Аны балага өч яшь тулганчы ук алып буламы?

Пенсия фондының Арчадагы клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина хәбәр итүенчә, дәүләт торак фонды белән займ килешүе 2019 елның 29 мартына кадәр төзелгән булса, ана капиталы акчасы балага өч яшь тулганчы бирелә, килешү юк икән, өч яшь тулганны көтәргә туры килә.

Ана капиталын гаилә балага өч яшь тулганчы балалар бакчаларына йөрткән өчен түли ала. Дәүләтнекенә генә түгел, шәхси балалар бакчаларына түләгәндә дә кулланырга була. Шулай ук инвалид балага куллану өчен кирәк-ярак алганда кулланырга да рөхсәт ителә. Ана капиталын бала тугач ук файдалана башларга мөмкин.

Балага өч яшь тулгач гаиләдәге теләсә кайсы баланы урта яки югары һөнәри  уку йортында укыткан, секция, түгәрәкләргә йөрткән, уку дәверендә тулай торакта яшәгән өчен, шәхси йорт төзү, торак шартларын яхшыртканда өлешләп түләүдәге төзелеш, кооператив төзелеше өчен пай кертеме һәм турыдан-туры фатир сатып алу өчен кулланырга була. 

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X