erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

2027 елда һәр татарстанлы “Ядкәрь” порталында үз шәҗәрәсен карый алачак

Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты һәр татарстанлының нәсел шәҗәрәсен булдыру максатында “Ядкарь” проектын гамәлгә ашыра. Бу хакта Арча үзәк китапханәсендә узган очрашуда архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова сөйләде. Очрашу барышында төп игътибар гаилә тарихын өйрәнүгә, тарихи хәтерне саклауга һәм бу эшкә яшь буынны җәлеп итүгә юнәлтелде.

Гөлнара Габдрахманова нәсел шәҗәрәсен өйрәнүнең җәмгыять өчен әһәмиятен ассызыклады. Аның сүзләренчә, бүген күп кенә гаиләләр үзләренең нәсел тамырларын белми, ә бу исә тарихи хәтернең өзелүенә китерергә мөмкин.

“Документларда кешеләрнең исем-фамилияләре генә түгел, ә аларның тормыш юлы, шөгыльләре, гаилә традицияләре турында да мәгълүмат бар. Безнең бурыч – бу байлыкны халыкка җиткерү”, – дип билгеләп үтте ул.

Архив комитеты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, архив документлары белән эшләү шактый катлаулы эш булып тора. Күп кенә чыганаклар гарәп графикасында, иске татар телендә, шулай ук борынгы рус һәм славян телләрендә язылган. Шуңа күрә шәҗәрә төзү эшендә махсус белем һәм төгәллек таләп ителә.

Очрашуда шулай ук цифрлаштыру мәсьәләсе дә күтәрелде. Хәзерге вакытта архив материалларын электрон форматка күчерү актив алып барыла. Барлык архив документлары да тәрҗемә ителеп беткәннән соң һәр татарстанлы электрон рәвештә үз шәҗәрәсен ала алачак.

“Ядкәръ” порталы 2027 елда ачылыр дип көтәбез”, – дип билгеләп үтте Гөлнара Габдрахманова.

Ул шулай ук район халкын да әлеге әлеге эштә актив катнашырга чакырды.

“Һәр авылда актив кешеләрне билгеләп, уртак көч белән тарихи материалларны җыю һәм эшкәртү бурычы куела”, – диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев