erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

24 июньдә ял итәчәкбез

Коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, 24 июньгә планлаштырылган Җиңү парады Россиянең 13 шәһәрендә узмаячак.

Киләсе атнада Җиңү Парады үткәрелүгә бәйле рәвештә, Татарстан халкын өстәмә ял көне көтә. Бу хакта ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «РФ Президентының „1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм 1945 елның 24 июнендәге Җиңү Парады уңаеннан хәрби парадлар һәм артиллерия салюты үткәрү турында“гы указы нигезендә, быел 24 июнь хезмәт хакын саклап калып, эшләми торган көн дип игълан ителде. 23 июньдә эш сәгатьләре кыскартылмый, чөнки бу көн бәйрәм көне түгел»,- диелгән хәбәрдә. Коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, 24 июньгә планлаштырылган Җиңү парады Россиянең 13 шәһәрендә узмаячак. Аларның кайберләрендә инде тантананы соңрак көнгә күчерү турында игълан иттеләр. Кремльдә төбәк башлыкларының мондый карарларны кабул итүен аңладылар, дип хәбәр итә федераль массакүләм мәгълүмат чаралары.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фото: Рамил Гали
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X