erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

28 яшьтә. 9нчы тапкыр кан тапшыра

Арчада донорлар көне булды

Иртәнге сәгать 8гә без дә бардык. 8дә башланасын белә идек, әмма әле Казаннан мобиль бригада да, донорлар да килмәгәндер дигән күңелдә шик бар иде. Район Мәдәният йорты янында “Кан хезмәте” дип язылган машинаны күргәч, әһә, без әйтәбез, Казаннан мобиль бригада кайткан, эчкә керсәк – анда инде халык җыелып өлгергән, чиратка да баскан.

Әлеге чараны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Кан үзәге һәм район үзәк хастаханәсе оештырды. Иң элек үзәкнең күчмә бригадасы җитәкчесе Хәйдәр Абдрахманов белән сөйләштек. “Без Арчага яратып киләбез, – дип сөйләде Хәйдәр Кәбирович. – Чөнки арчалар кан тапшыру акциясенә җитди карыйлар. Рәхмәт, район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге донорлар көнен яхшы оештыра. Донорларга вакытында хәбәр ителә, кан тапшырырга актив киләләр. Менә бүген иртәдән инде чират. Җитди чирләр булмаганда 18 яшьтән кан тапшырырга мөмкин. 40 тапкыр тапшырсалар, Мактаулы донор исемен алалар. Ә Мактаулы донорның үз өстенлекләре бар. Кан тапшыру ул сәламәтлеккә зыян китерми. Бу фәнни нигездә расланган. Киресенчә кан алмашына, организм яңа көч белән эшли башлый. Ә менә канга мохтаҗ авыруларга донорлар бик зур игелек эшлиләр, алар кеше гомерләрен саклап калалар. Дөньяда нинди генә дару препаратлары эшләнми, ә менә канны алмаштыра торган нәрсә юк. Донорларга бик зур рәхмәт, исән-сау булсыннар!”

Медицина өлкәсендә эшләүчеләр аерым бер төркем булып чират торалар. Сөйләшеп киттек. “Резедә Пет-рова булам, – дип таныштырды үзе белән иң беренче чиратта торган ханым. – Арчада яшим. 61 яшьтә. Хәзер лаеклы ялда. Иң беренче тапкыр Пензада заводта эшләгәндә кан бирдем. Бер авыруга кан кирәк булды, әйттеләр дә, мин ризалаштым. Хәзер инде 40тан артып китте”. “Димәк, сез мактаулы донор, ә сез үзегезне герой дип саныйсызмы?”. “Юк, – диде Резедә ханым. – Бердән, кан тапшыргач, организмга рәхәт булып китә, икенчедән, кемгәдер ярдәм итү, кемнеңдер гомерен сак-лап калу, ул бит әйтеп бетергесез рәхмәтле гамәл!”.

Кешенең гомерен саклап калу... Янәшәдә басып торган Раушания Хәбибуллина үзләре кичергән авырлыкларны сөйләп күрсәтте. “Үзем мин Кәчедән. Арчада яшибез, – дип сөйләде ул. – Район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә эшлим. Яшь ярымлык вакытта оныгыбыз авы-рып китеп, кан кирәк булды. Шул вакытта донорлыкның никадәр әһәмиятле икәнен  аңладым. Аллага шөкер, оныгыбыз исән-сау. Мин үзем хәзер 30га якын кан тапшыра торганмындыр. Дөрестән дә, донорлар алар кеше гомерләрен саклап калалар. Башкаларга да мин кан тапшырыгыз, дияр идем”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кеше гомерләре... Донорлар сөйләгән тагын бер вакыйга мине тетрәндерде. “Безнең оныкның эченнән кеше алдылар, – дип сөйләде бер ханым. – Бер яшь тулып киткәч, нәни кызчыгыбыз ашамый башлады. Хәлсезләнде, көйсезләнде. Тикшерә башлагач, эчендә тагын бер бала барлыгы ачык-ланды. Йөрәкләре бер-берсенә кушылган... Казанда табиблар эчтәге баланы алдылар. Менә шул вакыт балабызга кан кирәк булды. Бик авырлык белән таптык без кирәкле канны. Кыен вакытлар... Аллага шөкер, ул көннәр артта калды. Бүген сөенечебез – оныгыбыз исән-сау, йөгереп йөри... Донорларга аларга рәхмәттән башка сүз юк. Ул рәхмәтләрне алар үзләре генә ишетми. Авырулар авызыннан дип әйтүем...”.

Ир-егетләр дә килгән. Әнә кан алу кәнәфиенә кереп утырган егет үзе белән: “Адел Шәйхиев, – дип таныштырды. – 28 яшьтә. 9нчы тапкыр кан тапшырам. “Таттелеком” оешмасында эшлим. Үземне яхшы хис итәм. Башкаларга да “тапшырыгыз” дияр идем. Чөнки бит кемдер моңа мохтаҗ. Алга таба да донорлыкны дәвам итәргә исәп”.

...Кайту ягына борылдык. Каршыбызга матур итеп яулыгын бәйләгән таныш ханым килә. Үзе елмая... Курса-Почмак авылыннан Филсинә Рәхимҗанова. Күп тапкырлар кан тапшырган Филсинә кебек донорларга хәбәр итми калалармы соң?! Әлбәттә, дәшәләр! Рәхмәт төшкере, Филсинә ханым килеп тә җиткән. Афәрин!

Соңыннан нәтиҗәләрне белештек. Бер тапшыруда донордан 400 мл кан алына. Районда барысы 105 кеше кан тапшырган. Барыбыз да исән-сау булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

1

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев