3 гыйнварда Арчада кая барырга була?
Бәйрәм ялларыгыз күңелле үтсен, дуслар!
Яңа ел яллары дәвам итә. Бүген, 3 гыйнварда, Арчада кая барырга була?
10 сәгатьтә стадионда карлы волейбол уеннары була.
18 сәгать 30 минуттан 20 сәгать 30 минутка кадәр стадиондагы милли йортларда балалар өчен осталык класслары, хәрәктле музыкаль уеннар, мультфильм карау оештырыла.
19 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр стадионда кичке концерт.
20 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр дискотека.
Шулай ук стадионда чаңгы шуарга мөмкин. “Казансу” паркындагы ачык катокта тимераякта шуучыларны көтеп калалар!
Бәйрәмнәрегез күңелле һәм файдалы үтсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев