erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

3 нче мәктәп укучылары Халидә апалары белән очрашты

Арча район балалар китапханәсендә 3 нче номерлы мәктәп укучылары якташыбыз, районыбызның мәдәни тормышында актив катнашучы, һәвәскәр язучы Халидә Фәйзрахманова белән очрашты.

Күп еллар Арчаның 5 нче гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән, шулай ук 2012 елдан башлап 10 ел дәвамында “Каурый каләм” иҗат берләшмәсен җитәкләгән Халидә Габделхак кызы балалар өчен шигырьләр һәм сценарийлар тупланган “Күк мамыгы” исемле китабы белән таныштырды. Дәү әни образында ул балалар белән аралашып, үзенең үгет-нәсихәтләрен җиткерде, киңәшләрен бирде. Укучылар татар телендә яраткан шигырләрен сөйләделәр, табышмаклар җавап эзләделәр, сүзләргә рифмалар таптылар. Кичә Жасмин Миннуллина башкаруында матур җырлар белән үрелеп барды. Халидә Фәйзрахманованың “Күк мамыгы” исемле китабын китапханәдән һәркем алып укый ала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев