erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

30 мең сум штраф салынды

Тагын алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырып юлга чыгучылар турында

Тагын алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырып юлга чыгучылар турында язабыз. 2023 елның 13 декабрендә Арчаның Вагыйзовлар урамындагы өченче йорт янында “Хэндэ Солярис” (дәүләт номеры М875АВ/716) машинасы тоткарлана. Йөртүчесе Фирдүс Нуриевның алькогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырганлыгы ачыклана.

2023 елның 24 декабрендә Киров шәһәренә илтүче “Волга М7” автоюлының 61нче километрында Ниджат Годжаев идарә иткән “Ниссан X-Trail” (дәүләт номеры А688МР/87) автомобилен туктаталар. Аның да йөртүчесе алкогольле эчемлек кулланган була.

2023 елның 31 декабрендә Арчаның Кызыл Бистә урамы, 29 йорт янында “Лада XRAY” (дәүләт номеры Е244СМ/716) машинасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы сагында торучыларның күзенә чалына. Аннан йөртүчесе Алик Хәбибуллинның эчкән икәнлеге билгеле була. 2024 елның алтынчы февралендә булган халык суды аларны административ хокук бозуда гаепле дип таба.

2023 елның 23 декабрендә Арча-Әтнә юлының беренче километрында ЮХИДИ хемәткәрләре “Ваз–21140” (дәүләт номеры О348ЕС/716) машинасын туктата. Руль артында Адель Назаров була. Аның да эчкән килеш юлга чыгуы ачыклана. 2024 елның 13 февралендә булган халык суды аны административ хокук бозуда гаепле дип таба.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Административ хокук боулар Кодексының 12.8 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә дүртесе дә административ җаваплылыкка тартыла. Ягьни аларга хәзер 30 мең  сум күләмендә штраф түлисе була, өстәвенә әле ел ярымга транспорт белән идарә итү таныклыгыннан мәхрүм ителәләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре