erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

“50, 100 еллыкларны да каршы алырга язсын!”: Наласа урта мәктәбе 45 еллык юбилеен билгеләп үтте

1980 елның ноябрендә Наласа авылында яңа мәктәп бинасы ачыла. 1982 елда ул урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Быел Наласа авылы өчен аеруча истәлекле ел – яңа мәктәп бинасы ачылуга 45 ел тулды. 1980 елның ноябрендә беренче укучыларын кабул иткән бу бина 1982 елдан урта мәктәп булып үзгәртелеп, дистәләрчә буынга белем һәм тәрбия бирә. 6 декабрьдә мәктәп коллективы, ветеран-укытучылар, мәктәпне тәмамлаган укучылар һәм кунаклар истәлекле юбилейны бергәләп зурлап билгеләп үтте.

Мәктәптә иртәдән бәйрәм рухы хөкем сөрде. Милли киемнәрдән балалар кунакларны уен коралларында уйнап каршы алды, һәркемнең йөзендә – шатлык, дулкынлану һәм горурлык.

Гүзәл мәктәп елларын искә алып, истәлекләр белән уртаклашып, кунаклар бәйрәм залына узды.

“Укытучы – иң зур һөнәр иясе”

“Без бүген тарихи вакыйганы билгеләп үтәбез, – дип кунакларны сәламләде Наласа мәктәбе директоры Булат Гыйззәтуллин. – Наласа мәктәбе бинасы ачылуга 45 ел вакыт үткән. Шушы вакыт эчендә мәктәптә күпме укучы үзләренә чын дуслар, иптәшләр тапты. Без үзебезнең чыгарылыш укучыларыбыз белән чын күңелдән горурланабыз. Мәктәбебездә үз эшләрен яраткан чын осталар эшли. Мәктәп ачылышында торган һәм мәктәпкә файдалы хезмәте тигән һәркемгә олы рәхмәтемне җиткерәм”.

“Тормышта иң зур һөнәр иясе – укытучы. Чөнки укытучы аша һәр кеше уза. Нәкъ менә укытучы биргән тәрбия киләчәктә аның нинди кеше буласын билгели”, – дип билгеләп үтте үзенең котлавында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина һәм район башлыгы Алмаз Хисаметдинов исеменнән мәктәп коллективына Мактау грамотасы тапшырды.

Шулай ук ул хезмәтләрендә аеруча уңышларга ирешкән укытучыларны бүләкләп үтте. Башлангыч сыйныфлар укытучылары Мөнирә Исмәгыйлева “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, Гөлфия Рәфыйкова – “Мактаулы остаз” мактау билгесе белән,  рус теле һәм әдәбияты укытучысы Резедә Солтанова, Наласа мәктәбе китапханәчесе Гүзәл Вахитова – Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

“Бергә ярдәмәләшеп эшлибез”

Бәйрәмдә мәктәпкә күп еллар дәвамында ярдәм итеп килгән иганәчеләргә дә сүз бирелде. “Игенче” агрофирмасы генераль директоры Нәсимә Хатибуллина һәм җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин мәктәп коллективы белән дус, тату булып эшләүләрен билгеләп үттеләр һәм юбилей бүләге итеп сертификат тапшырдылар.

“Хезмәтегез өчен, түземлегегез өчен, эшкә бирелгәнлегегез өчен бик зур рәхмәт. Наласа мәктәбе коллективына без бик рәхмәтле. Нинди генә сорау белән килсәк тә, алар безгә һәрвакыт ярдәм сузалар. Шулай матур итеп эшләвегезне дәвам итегез”, – диде Нәсимә ханым.

Наласа авылында туып-үскән бертуганнар Ирек һәм Дамир Төхвәтуллиннар да һәрдаим мәктәпкә ярдәм күрсәтеп тора. Үз чыгышларында алар үзләрен укыткан укытучыларга рәхмәт сүзләре белдереп, коллективка яңа уңышлар теләде.

Аларның исемнәре – мәктәп тарихында

Юбилейга кайткан кунакларның һәркайсы диярлек яңа мәктәп төзелүгә аның ул вакыттагы директоры Малик Хәкимовның гаять зур өлеш кертүен билгеләп үтте. 1971 елдан 1980 елга кадәр шушы җаваплы хезмәтне башкара ул. Мәктәпнең проектын җирле шартларга үзгәртеп эшләүдән башлап, кирәкле материаллар, осталар табу, җиһазлар кайтарту кебек эшләрнең барысын да үзе эшли. Мәктәп бинасында укулар башлангач та өлгереп бетмәгән эшләрне төгәлләү өчен күп хезмәт куя директор. Ни кызганыч, аяусыз үлем аны бу дөньядан аера. Әмма аның якты исеме, башкарган эшләре халык күңелендә саклана.

“Шушы мәктәпкә күчүдә зур рольне уйнаган Малик Хәкимов белән байтак еллар эшләдем, – дип искә ала 46 ел гомерен мәктәпкә багышлаган, шуның 23 елын укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән Миңнегөл Әхмәдуллина. – Сугыш ветераны, аны авылда “аяклы энциклопедия” дип йөртәләр иде. Бөтен яктан да белемле Малик Хәкимович белән эшләвем белән мин бик бәхетле. Ул бик авыр шартларда эшләде. Бу мәктәпкә күчкәндә анда әле эшләр төгәлләнмәгән иде. Шуңа күрә монда күчкәч тә, эш бик күп булды. Территориядә төзелеш калдыклары, ягулык табасы, җиһазлар артыннан йөрисе бар. Шәхси машиналар юк, әкрен чыгып китә, тирләп-пешеп кайтып керә. Аннан мәктәп эшләрен планлаштырабыз, аннан тагын чыгып китә. Шулай итеп без 1980 елда шушы залда зур, биек чыршы куеп, яңа ел бәйрәмен үткәрдек. Андагы шатлык, хис-кичерешләрне әйтеп бетерерлек түгел. Ләкин шатлык үзе генә йөрмәде, шул елда без директорыбызны югалттык. Урыны оҗмахта булсын. Монда сөйләгәннәребез рухына дога булып барып ирешсен”.

Бүгенге бәйрәмгә аның кызлары, оныклары, оныкчыклары, бертуган сеңлесе Тәскирә апа кайткан иде.

“Безнең әтиебез ял алмыйча, алны-ялны белми эшләде, – дип искә алды Малик Хәкимовның кызы Рәдифә ханым. – Әниебез дә укытучы иде. Без гаиләбез белән мәктәп эше дип янып яшәдек. Күз алдына китерегез: кышның бер киче. Зур зал, анда зур өстәл. Аның бер башында әти, бер башында әни утыра. Әти планнар төзи, әни дәфтәрләр тикшерә. Без дәресләр әзерлибез.  Аннан соң әнигә дәфтәр тикшерергә булыша идек”.

Малик Хәкимовтан соң мәктәптә директорлар булып Госман Галиуллин, Мөнир Сабиров, Исрафил Насыйбуллин, Камил Габдрахманов, Илфат Төхфәтуллин, Ринат Гәрәев, Дилүс Мостафин Булат Гыйззәтуллин эшли.  Аларның һәркайсы Наласа урта мәктәбенең үсешенә зур өлеш кертә.

1982 елда мкәтәп урта мәктәп булып үзгәртелә.

“Ул вакытта иң үзәккә үткәне штатны тутыру мәсьәләсе булды, – дип искә ала ул чорда директор булып эшләгән Госман Галиуллин. – Ул вакыттагы 9, 10 сыйныф укучылары нинди генә эшләр эшләмәде. Күмер дә керттеләр, утын да кистеләр.  Шул вакытта ник бер әти-әни килеп, ник минем баламны эшләтәсез, дип әйтсен”.

“1984 елда без беренче чыгарылыш – беренче карлыгачларны чыгардык. 23 укучының дүртесе югары уку йортларына керделәр, – дип дәвам итә Миңнегөл Әхмәдуллина. – Барысы да төрле тармакларда намуслы хезмәт башкаралар. Мәктәп район гына түгел, республика күләмендә танылды. Беренче медалистларыбыз, район, республика күләмендә призлы урыннар алган укучыларыбыз барлыкка килде. Мәктәп һәрвакытта да дус, тату итеп эшләде. Бүген без, ветераннар, мәктәпнең хәзерге уңышларына куанып яшибез”.

Мәктәпкә бәйле истәлекләре белән бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче авылдашлары Васыйл һәм Әминә Мифтаховалар да уртаклашты.

“Бу мәктәпнең фундаментын 1977 елның сентябрендә без Рәдиф Мөхетдинов белән салдык, – дип искә ала Васыйл Мифтахов. – Аның траншеясы казылган иде, шуңа буеннан буена ком ташып тарттык. Безнең мәктәп – данлыклы мәктәп. 1972 елда мин 8 классны бетердем. Наласа мәктәбендә “4”кә укыган укучы идем, Арча мәктәбендә “5”кә генә укып бардым. Бу укытучыларның ныклы белем биргәнен күрсәтә”.

Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәгез, ветераннар

Алгы рәттә ак яулыклы ветеран-укытучылар утыра. Алар өчен бу көн аеруча да истәлекле, чөнки бүген алар – мәктәп ачылышының тере шаһитлары, белем йортының нигезен салган тәүге остазлар. Еллар үтсә дә, күңелләрендә сакланган кадерле мизгелләрне яңартып, укучылары, хезмәттәшләре белән очрашу – алар өчен икеләтә шатлык.

“Без мәктәпне бик сагынып искә алабыз, – диде ветеран-укытучы Наҗия Мифтахова. – Монда безнең бөтен яшьлегебез үтте. Безнең авыл кешеләре тормышларын сәнгать белән бәйлиләр. Мин үз дәресләремндә Балаларга әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәтергә, күңелләре бай булсын дип тырыштым. Әгәр кешенең күңеле бай икән, ул бернинди авырлыклар алдында да каушап калмый. Яраткан мәктәбебезнең киләчәге хәерле булсын”.

Еллар буе белем һәм тәрбия биргән укучыларының, аларны хөрмәтләп кайтып, сәхнәдә аларга чәчәк бәйләмнәре сузулары алар өчен көтелмәгән шатлык булгандыр. Бу чәчәк бәйләмнәре – хөрмәт билгесе генә түгел, ә укучыларының йөрәк түреннән чыккан рәхмәт сүзләре.

Киләчәккә ышаныч белән

Наласа урта мәктәбе бүген дә үзенең уңышлары белән районда алдынгы мәктәпләрдә санала. Бу хакта үз чыгышында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов билгеләп үтте.

“Биредә көчле, үз эшен, балаларны яраткан коллектив эшли. Аларның казанышлары күп. Төрле ярышларда, олимпиадаларда җиңүләр – болар укытучыларның, укучыларның һәм әти-әниләрнең бердәм хезмәте нәтиҗәсе. 50, 100 еллык юбилейларыгызны да каршы алырга язсын”, – диде ул һәм коллективка мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Ә ОБЗР укытучысы Газинур Лотфуллин һәм физика укытучысы Раил Исмәгыйлев Арча районы мәгариф бүлеге һәм профсоюз оешмасы Грамотасы белән бүләкләнделәр.

Сәхнә Төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар үзләрен укыткан укытучыларга, мәктәпкә зур рәхмәтләрен җиткерде, истәлекләре белән уртаклашты. Аларның матур чыгышлары белән үрелеп барган бәйрәм бер сулышта үтеп китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев