60 центнер - чик түгел (+фотолар)
Хуҗалыкларда
Район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов 29 июльдә “Тукай”, “Кишет”, “Ашытбаш”, “Северный” хуҗалыкларында игеннәрне урып-җыюның барышы белән танышты., сөтчелек комплекслары төзелешен карады.
“Тукай” ширкәтендә ураккк керешеп кенә киләләр. Арыш суга башладылар. Гектардан уртача уңыш – 36 центнер.
“Кишет”тә комбайннар иртәгә эшкә керешә, диделәр.
“Ашытбаш”та урак өсте башланды, арыш сугалар, уртача уңыш – 30 центнер.
“Северный” ширкәтендә көзге бодай сугалар, уртача уңыш 61 центнер. Бодай басулары башактан гына тора диярсең – шундый эреләр, дымлылк 12 процентка калган. Бер басудан уртача уңыш 70 центнердан артып киткән.
Район җитәкчесе Симетбашта Фаяз Әхмәдуллинның шәхси ярдәмче хуҗалыгында булды. Биредә 65 сыер бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев