erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

7 район хезмәткәрләре Арчада очрашты

Истә калырлык очрашу.

ТР Социаль фондның Арчадагы клиентлар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре спорт ярышларында катнаштылар. Иртән сәг.9 тулып киткәч, тантана башланып китте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин уңышлар теләде.

Казаннан ТР Социаль фондның идарә җитәкчесе урынбасары Елена Горюнова кайтты.

Афәрин! Оста йөзәләр! Сокланып карап тордык. Кемнәр дисезме?
РТның Социаль фонд (пенсия) идарәсенең Арчадагы клиентлар белән эшләү бүлеге (җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова) хезмәткәрләре көндәшләре белән!

Арча спорт мәктәбендә  спорт ярышында. Арча, Әтнә, Саба, Балтач, Биектау, Кукмара, Мамадыш, Теләче районнары хезмәткәрләре ярышты. Йөзү, волейбол, өстәл теннисы, бадминтон һ.б. спорт төрләре буенча ярыштылар.
 

"Мондый очрашулар кирәк, - ди алар. - Бер-береңнең спорттагы осталыкларын күрәсең, сөйләшәсең, аралашасың, мондый хәрәкәтле уеннар кәефләрне күтәреп җибәрә, хәрәкәттә бәрәкәт икәненә, алга таба да спорт белән шөгыльләнергә кирәклегенә тагын бер кат инанасың".
Ярышлар кичке сәгать 6да гына бетә. Арчалар волейбол һәм баскетбол буенча 1нче урын алалар. Бадминтонда - 3нче. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре