erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

70 ел ашамый-эчми яшәгән

Һиндстанда 70 ел дәвамында эчмәгән һәм бер тәгам ризык та ашамаган 90 яшьлек йога белән шөгыльләнүче Прахлад Джани үлгән. Бу хакта The Jakarta Post хәбәр итә.

Мәрхүмнең төгәл туган елы билгесез, әмма ул 1929 елның августында дөньяга килдем дип сөйләгән. Джаниның сүзләре буенча, балачагында аңа Алла үзе фатиха биргән, шуңа күрә ул ризыксыз һәм сусыз яши ала. 2003 елда ул журналистларга аңкавында эчмичә һәм ашамыйча яшәргә мөмкинлек биргән тормыш эликсиры булуын сөйләгән.

Төрле мәгълүматларга буенча , Джани 8-9 яисә 14 яшеннән алып ашамыйча яшәгән. Ул Һиндстанда бик билгеле була. Йогин Амба-Мата Алласының гыйбадәтханәсе янында мәгарәдә яшәгән һәм меңәрләгән хаҗиларны кабул иткән.

Әлбәттә, табиблар аның сүзләрен еш кына шик астына куйганнар. 2003 елда Джанины 10 көнгә Ахмадабад шәһәре дәваханәсенә урнаштыралар. Йогин 10 көн бикле бүлмәдә яши, эчми, зур йомыш йомышламый. Тик шулай да галимнәр күзәтүләре буенча, аның бәвел куыгында сыекча барлыкка килгән, соңыннан имеш тә ул организмда  кире сеңгән. Джанига нибары авызын чайкарга рөхсәт иткәннәр, анда да, йогин  су йотмаганмы икәненә  инаныр өчен, төкергән  суның күләмен үлчәгәннәр.

Джани үзе әлеге феноменны аңкавындагы “тишек” белән аңлаткан. Табиблар йогинның ашамыйча торуын аңлата алмаган, әмма дәваханәдә булган чорда бераз ябыгуын исәпкә алып, алар шулай да Джани ризыксыз тора алмыйдыр дигән фикергә килгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2010 елда экспериментны кабатлаганнар,  ул чакта йогинны ике атна дәвамында күзәткәннәр. Аның палатасында күзәтү камералары урнаштырылган булган. Дәрвишкә юынырга, авызын чайкарга һәм кояш ванналары кабул итәргә рөхсәт ителгән. Галимнәр янә йогинның ашамыйча тора алуына гаҗәпләнгән.

Дәрвиш 26 майда табигый сәбәпләр аркасында дөнья куйган. Аның җәсәден ике көнгә ул үзе төзегән гыйбадәтханәгә урнаштырганнар. Аның дәвамчылары йогин белән хушлашкачтын, мәетен кремациялиячәкләр.

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/d-nyada-nil-r-bar/70-el-ashamagan--m-echm-g-n-294294/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X