erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

70 яшьлек Илдар абый да түзмәде

Чиксез рәхмәтлебез.

Яңа Кенәр сугышчан хәрәкәтләр ветераннары волонтерлар төркеме ел башыннан гына да дүрт тапкыр махсус хәрби операция зонасына барды.

Сентябрьдә алар тагын шул якларда йөреп кайтты. Бу хакта безгә әлеге төркемнең алыштыргысыз җитәкчесе Рашат Сәлихҗанов җиткерде.

 – Ел башыннан без барлыгы сигез йөк әйбер илттек. Шулар арасында ике мунча, мотоцикл, төзелеш кирәк-яраклары, дизель генераторары бар, – диде ул. – Сентябрь башында үзебезнең егетләр хезмәт иткән частьтан күңелсез хәбәр килде: янгын чыгып, алар урнашкан урын тулысынча янып беткән. Күп нәрсә, шул исәптән документлары, техника да янган. Без тиз арада ярдәм итү максатыннан эшкә тотындык. Ун көн эчендә бик күп әйбер тупладык. Һәрчак ярдәм итәргә әзер торучы егетләрнең активлыгына исең китәрлек. Шунда ук Казаннан Равил Садыйков ярдәмгә ашыкты. Ул 200 мең сум акча күчерде. Аның беренче тапкыр гына булышуы түгел инде. Шул акчага өч дизель генераторы, өч бензопычкы, өч шуруповерт алдык. Яңа Кенәр егетләре дә бер атна эчендә 200 мең сумга төзелеш материаллары һәм кирәк-яраклары кайтарды. Якын-тирә авыллардан Мәмсә, Ташкичү, Сөрде, Түбән Оры, Югары Оры, Байкал, Шура, Шурабаш халкы маскировка өчен челтәрләр үрде. Бу эшне шул авыллардагы мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре оештырды һәм алып барды. Материалларны Мәскәү белән Санкт-Петербургтан алдырдык. Район хакимияте, район башлыгы Илшат Нуриев бик нык булышты. Район ветераннар советы күп әйбер бирде. Егетләр сораганның бөтенесен әзерләдек.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Сез аны илтеп тә кайттыгыз бит инде?

– Әйе. “Газель” машинасын һәрвакыттагыча “КСМ” ширкәте җитәкчесе Салават Нуриев бирде. Рульдә алыштыргысыз йөртүче Гарифулла Әхмәтгалиев барды. Юлда аны алыштырырга Яңа Кенәрдән спортчы егетебез Рәмис Миннебаев алынды. Мин өч метрлы арба тагып үземнең “Дастер” машинасында юлга чыктым. Минем белән алмаш-тилмәшкә рульдә Яңа Кенәрдән 70 яшьлек Илдар Фәйзрахманов барды. Өлкән яшьтә булуына карамастан, аның да йөрәге түзмәде, үзем барам, диде. Габделбәр Сабиров чираттагы ялда. Ул шуның урынында, Яңа Кенәрдәге ветераннар советы рәисе вазыйфасын башкара. Илдар абыйның уллары да бик булган, алар да ярдәм итә. Авыл халкы, яшьләре, спортчы яшьләре ярдәм күрсәтте. Барысына да зур рәхмәт. Яңа Кенәр сугышчан хәрәкәтләр ветераннары да битараф түгел. Үзебезнең төркемнең замполиты отставкадагы майор Таһир Шакиров, яшь ветеран Радик Хәбибуллин, эшмәкәр Ильяс Надршин бик актив. Аларның, шулай ук Инсаф Садыйков, Илнур Вәлиев, Денис Лебедков, Ильяс Надршин, Илфат Сабиров, Илдар Хабибрахманов, Габделнур абый Зарипов, Фәнис Хөсәенов, Илнар Газизов, Артур Галимҗанов, Ришат абый Садиков, Дамир Каюмов, Илмир Әлтапов, Алмаз Әхмәтовның, авыл халкының, үземнең Әфганстанда бергә булган хезмәттәшләремнең ярдәмнәренә чиксез рәхмәтлебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре