erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

70 меңңән артык татарстанлы электрон хезмәт кенәгәсенә өстенлек бирде

Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе агымдагы елның 31 декабренә кадәр эшләүче һәр хезмәткәр эш белән тәэмин итүчегә традицион кәгазь яисә электрон хезмәт кенәгәсен  сайлавы турында гариза бирергә кирәклеген искә төшерә.

 

Хезмәт кенәгәсен нинди вариантта алып бару ысулы сайлау хокукына бары тик эшләүче гражданнар гына ия. Хезмәт эшчәнлеген 2021 елның 1 гыйнварыннан соң башлаучыларның сайлау хокуклары булмаячак. Аларның хезмәт эшчәнлекләре турында мәгълүмат бары тик электрон вариантта гына алып барылачак.

Хезмәт кенәгәсен электрон вариантта алып баруның өстенлекле ягы шунда: хезмәткәр үзенең хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүмат белән теләсә кайсы вакыт таныша ала. Электрон хезмәт кенәгәсен күчереп алырга, бастырырга, электрон почта аша  дәүләт хезмәтләре яки Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеттан потенциаль  эш белән тәэмин итүчегә җибәрергә мөмкин.

Болардан тыш электрон хезмәт кенәгәсен югалтып булмый, кенәгәнең кәгазь вариантын тутырганда очрый торган төгәлсезлекләр һәм хаталар җибәрелми.

 

 


Нет комментариев