erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

73 яшьлек Нургали Әхмәтҗановны почтаның язмышы борчый

Нургали абый Әхмәтҗанов белән без ишегалларында очраштык. Ит ватып йөри иде.

Куян бүрек, телогрейка белән – чын авыл ир-аты! Нинди йомыш белән йөрүебезне аңлатуга ул үз фикерләрен җиткерде.
– Мин район газетасын алдырмыйча тора алмыйм инде. Канга сеңгән ул. “Коммунизмга” вакытында да алдырдым, хәзер дә укып барам. Махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итүчеләр турындагы материалларны яратып укыйм, авыл тормышына багышланган темалар кызыксындыра, “Сердәш” кызыклы, –диде ул. – Мине почтаның язмышы борчый. Элек ярый иде әле. Тиз арада бу проблеманы хәл итмәсәләр, почта бетәчәк. Хат ташучыларның хезмәт хаклары да бик түбән. Аңа кемнең эшлисе килсен?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Нургали абый 73 яшьтә. Телефонда утырмый. Буш вакыты булдымы, газета укый. Беренче булып кулына район газетасын ала. 
– Өйдә инде мин. Терлекләр асрыйм. Арчада яшәүче улым белән кызыма бер үгезне суеп бирдем әле. Коры ите генә дүрт центнер булды. Суючы миннән башка янына керә алмады, – диде ул. 
– Ите генә дүрт центнер булгач, үгез үзе сигез центнерлы булган түгелме соң? – дип сорадык. – Нәрсә ашатасыз аңа?
– Әйе. Март аенда кечкенә генә бозау алган идем. Декабрьдә суйдык. Иртә, кич башак бирәм. Башакны ашап бетергәнен көтеп йөрим. Артыннан ук печән салам. Кич тә шулай, төнгә печән салып калдырам. Көндез дә печән салып керәм. Ике бозау бар. Өчесенә ун литрлы чиләк белән он болгатам, – дип тәҗрибәсе белән дә уртаклашты ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев