erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

953нче номерлы участок сайлау комиссиясе рәисе Гүзәлия Гарифуллина: «Һәр сайлауга бик дулкынланып әзерләнәбез»

Арча муниципаль районының территория сайлау комиссиясе рәисе Булат Кадыйров белән Кәче мәдәният йортында урнашкан 953нче номерлы сайлау участогында булдык

14 сентябрьдә узачак Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауларга әзерлек барышы белән таныштык. 953нче номерлы участок сайлау комиссиясе рәисе Гүзәлия Гарифуллина каршы алды. 

Сайлаулар Кәчедә нинди матур мәдәният йортында узачак!  Быел биредә ныклап төзекләндерү эшләре башкарылган. 1988 елда төзелгән бина тәмам яңага әйләнгән. Урамнан ук матур бина әллә каян үзенә дәшә. Сайлау участогы исеме, кайсы авыллар кергәне урам якка язып эленгән. Монда киләсе, керәсе килеп тора!

Мәдәният йортына килеп керүгә иркен фойеда сайлау участогы каршы ала. Сайлау бүлмәсе, урналар, өстәл, урындыклар – бар да сайлауга әзер. Түрдә Россия, Татарстан, Арча районы аләмнәре. Яңартылган бинага видеокамераларга кадәр куелган.

– Безнең 953нче номерлы сайлау участогында Кәче, Якты Көн, Чулпан авыллары халкы тавыш бирәчәк. Якты Көн авылы Кәчегә 7 км, Чулпан авылы 3 км ераклыкта, – дип сөйләде комиссия рәисе Гүзәлия Гарифуллина. – Безнең участокка 7 студент, 18 яше тулып, сайлауларга беренче тапкыр киләчәк. Күп балалы гаиләләр дә актив бездә. Ялга кайтсалар, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрне дә көтәбез. Сайлауга беренче килгән кешегә дә бүләк әзерләп куйдык. Җитди сәбәп аркасында (авырту һ.б.) сайлауга килә алмаучыларның өйләренә барачакбыз. 

– РФ Конституциясе нигезендә, сайлауларда 18 яше тулган һәр кеше катнаша ала. Сайлауга килгәндә үзең белән шәхесне раслаучы документ – паспорт булу шарт, – дип аңлатты Булат Кадыйров. – Сайлаулар иртәнге 7 сәгатьтән кичке 20 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. 

Комиссия рәисе Гүзәлия Гарифуллинаның сайлаулар буенча тәҗрибәсе зур. “Һәр сайлауга бик дулкынланып әзерләнәбез, – ди ул. – Ил, Ватан язмышы белән бәйле бик җитди сайлаулар. Сайлауларда катнашырга, лаеклы дип тапкан кандидатка тавыш бирергә, бу зур чарага битараф булмаска кирәк”. 

Кәче мәдәният йортына урнашкан 953нче сайлау участогында 928 сайлаучы бар. Бу районда иң зур участокларның берсе. Тимер юл якын, электричка белән Арчага яки Казанга чыгып китәсеңме – уңайлы. Эшкә, укырга йөрергә дә җайлы. Бу җирлектә яшәүчеләр арасында “Яңарыш” ширкәтендә эшләүчеләр дә күп. Монда эш шартлары уңай, техникалар заманча, яңа. Хезмәт хакын әйбәт түлиләр. Хәтта бер көндә күпме акча эшләгәннәре телефоннарына килеп бара.

Шушы төзекләндерелгән иркен мәдәният йорты бинасында авыл җирлеге, почта, китапханә урнашкан. Янәшәдә генә өр-яңа фельдшер-акушерлык пункты. Кәченең үзенең зур, иркен мәктәбе, мәчете бар. Кибетләре дә күп, өчәү.
Кәче авылын Казансу елгасы бүлеп тора. Җәяүлеләр күпере бар. Авыл халкы техника белән йөрү өчен дә күпер булыр әле дип өметләнеп көтә.

Сайлау участогы белән танышканнан, әзерлекне караганнан соң Арча муниципаль районының территория сайлау комиссиясе рәисе Булат Кадыйров: “953нче сайлау участогы сайлауларга әзер”, – дигән бәяне бирде. Биредә 14 сентябрь көнне сайлаучыларны көтәләр!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев