“Абилимпикс – 2023“ Бөтенроссия бәйгесендә беренче урын алучы Гүзәл Вәлиева: «Мин үземә тиешлесен алып калырга өлгердем»
Мәскәүдә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле оста куллылар өчен “Абилимпикс – 2023“ Бөтенроссия бәйгесе үтте.
Анда катнашучы Татарстан делегациясе арасында арчалар да бар иде. Шуларның берсе Иске Чүриле мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы, Арча кызы Гүзәл Вәлиева. Әнисе шушы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучы Ләйсән Вәлиева. Әниле-кызлы алар редакциядә кунакта булды.
Аралашканда беренче булып рус мәктәбендә белем алучы Гүзәлнең бернинди рус сүзләре кыстырмыйча, акцентсыз, матур итеп татарча сөйләшүенә игътибар иттек. Үзенә дә әйттек. Елмаеп куйды.
– Өйдә русча сүз кыстырып карасын – әтисе шунда ук кисәтү ясый. Өйдә өч кызыбыз да татар телендә генә сөйләшә, – диде Ләйсән ханым.
Бу гаилә белән бераз булса да таныш. Ләйсән Вәлиева, әйткәнебезчә, рус мәктәбендә татар балаларын туган телләре серләренә төшендерә. Әтиләре Раилне фотограф буларак беләбез. Тырыш, тату, бердәм гаилә. Гүзәл – өч кыз арасында төпчек бала. Хәзер инде аның ничек Мәскәүгә кадәр барып җитеп, зур җиңү яулап кайту серен дә ачыклыйк.
– Мин башлангыч сыйныфларда укыган вакытта Арчада “Остабикә” дигән урын бар иде. Коронавирус башлангач, ул ябылды. Әмма мин үземә тиешлесен алып калырга өлгердем, – диде Гүзәл. – Шунда йөри башладым. Анда ашарга пешерергә дә, бәйләргә дә, тегәргә дә, кыскасы, кыз балага тормышта нәрсә кирәк, барысына да өйрәтәләр иде. Мин ыргак энә белән бәйләргә өйрәнү максатыннан осталык классларына йөрдем. Бик ошады һәм бик күп нәрсәне үзләштердем. Һәр детальне җентекләп өйрәттеләр. Уенчыклар, кәрзиннәр, пледлар бәйләдек. Моның өчен хуҗасы Алия Газинуровнага зур рәхмәтлемен.
“Остабикә” ябылгач та бу эшеннән туктамый кыз. Ютубка кереп карап, үзлегеннән өйрәнүен дәвам итә. Чөнки нигезе бар, калганы теләгеннән тора. Ә Гүзәлнең теләк көчле. Шулай үзлегеннән ул рюкзаклар, сумкалар бәйли, бүләккә өләшә, сораганнарга сата. Бу аның яраткан шөгыленә әверелеп китә.
– Өйдә тагын бәйләү белән шөгыльләнүчеләр бармы соң?
– Юк, беребез дә бәйләми, – дип җавап бирде әнисе. – Безнең Гүзәл генә кызыксынып китте аның белән. Яратты, үҗәтләнеп, бөртекләп, тырышып өйрәнде. Аның белән сәгатьләр буе утырырга кирәк бит. Күпме тырышлык, түземлек сорала. Минем түземлек җитми. Ә нәтиҗәсе күз алдыгызда.
– Шундый сорау бирүебез өчен гафу итегез, әмма сорамый кала алмыйбыз. Ләйсән ханым, ул сезгә кагыладыр, мөгаен. Гүзәл карап торышка сау-сәламәт, янып торган чибәр кыз. Ә бу ярыш сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чиклеләр өчен. Сез анда ничек килеп кердегез?
– Кечкенә чагында, бер яшь тә сигез ай тирәсе булгандыр, Гүзәлнең йөрәгенә операция булды, – диде Ләйсән Вәлиева. – Шуннан бирле ел саен “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү үтәбез. Авырмый, әмма йөрәк кайчак үзен сиздерә. Быел ул тугызынчы сыйныфта. Бишлегә генә укый. Төне буе бәйли. Ярата, нишлисең. Үзе әле имтиханга әзерләнә. Баскетболга йөри. Ярышка барырга җыена. Сәнгать мәктәбендә укыды. Синтезатор сыйныфын тәмамлады. Фортепьяно сыйныфына керде. Быел анда да соңгы елы. Әтисе үзенә фортепьяно да алып бирде.
– Гүзәл, “Абилимпикс” бәйгесендә катнашырга кем тәкъдим итте?
– “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгенең хезмәт белгече Гөлнара Салихҗанова. Теләк юк иде. Башта каршы килдем, аннан риза булдым. Тукта әле, үземне сынап карыйм, дидем. Ыргак энә белән бәйләү мәйданчыгының җитәкчесе Фәридә Гайнетдинова бик зур ярдәм итте. Аңа рәхмәтлемен. Җепләр, ыргаклар алып кайтты, схема белән эшләү тәртибенә төшендерде. Май аенда региональ тур булды. 21 сентябрьдә сайлап алу туры узды. Онлайн режимда. Кырык кеше бәйләде, Мәскәүдә экспертлар карап утырды. Бәяләүнең үз критерийлары бар. Шуның буенча карыйлар. Кырык кеше арасыннан биш кешене сайлап алдылар. Мин шул бишлеккә кердем.
– Ләйсән ханым, Гүзәл белән Мәскәүгә сез дә баргансыз. Әни янда булу зур таяныч инде.
– Татарстаннан 250 кеше иде. 113е катнашучы, калганнары остазлар, әти-әниләр, җитәкчеләр. Арчадан тагын бер кыз бар. Ул (аның турында тулырак газетабызның киләсе санында язарбыз) ипи пешерү номинациясе буенча осталыгын күрсәтте. Казаннан зурлап озаттылар. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин үзе килгән. Шулай ук зурлап каршы да алдылар. Яхшы отельгә урнаштырдылар. Юл да, тору да, туклану да – бар да бушка. Ачылу тантанасына Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов килде. Танылган рус эстрадасы артистлары чыгыш ясады. Россиянең бөтен өлкәләреннән катнаштылар. Һәрберсенең үз флагы, үз киеме. Нәкъ Олимпия уеннарындагы кебек бик зурлап эшләнгән чара. Чиксез зур зал. Музыка уйный. Кайнап тора. 49 компетенция буенча ярышлар үтә. Шунда эшләргә кирәк. Ярышлар өч көн барды. Беренче көнне укучылар, аннан студентлар, соңыннан белгечләр көч сынашты. Гүзәл беренче көнне үк ярышты. Борчылдым, Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирсен дип догалар кылдым. Җаваплылык нинди зур бит. Мәскәү кадәр Мәскәүгә узгансың икән, үзеңне лаеклы итеп күрсәтергә, Татарстан, Арча данын якларга кирәк.
Гүзәлнең схема белән эшләргә өйрәнүе бик тә ярап куйган. Анда бәйләгән әйберең һәр яктан килгән (һәр күзәнәкнең тигезлеген, тыгызлыгын, сумка бавының озынлыгын (140 сантиметр) булырга тиеш. Кыз җәйге рюкзак бәйли. Билгеле бер вакыт бирелә. Шул арада яныңда экспертлар басып тора. Кешеләр күзәтүе астында эшләү үзе үк кыен, каушата.
– Кичке дүрттә эш бетте. Өч сәгать дәвамында экспертлар алдында бәйләдек. Бүләкләү кичке җиделәрдә булды. Ул өч сәгать шундый озак үтте. Икенче, өченче урыннарны әйттеләр. Мин бөтенләй юк икән инде, дип уйладым. Беренче урын, дип әйткәч елап җибәрдем. Татарстан флагы белән түгәрәк әйләндем. “Татарстан, Татарстан!” – дип кычкыралар. Шундый дулкынландыргыч мизгелләр, – диде Гүзәл. – Бүләкләүне дә зурлап оештырганнар иде.
– Мин дә елап җибәрдем, – дип кушылды әнисе. – Әтисенә шалтыраттым. Ул да сөенеченнән күз яшьләрен яшермәде. Нәтиҗәләрне бөтен туганнар көтте.
Бу ярышлардан Татарстан егетләре һәм кызлары 26 алтын, 37 көмеш, 17 бронза медаль белән кайта. Ике алтын – Арчада. Командалар арасында Татарстан Мәскәүдән кала икенче урында. Бу җиңүдә безнең якташларыбызның да өлеше бик зур.
Бер катнашкач, икенче тапкыр ыргак энә белән бәйләү рөхсәт ителми икән. Әмма Гүзәл тагын ярышка бару турында хыяллана. Хәзер инде энә белән бәйләргә. Үзенә, якыннарына кофталар, шәлләр бәйли. “Әтисенә охшаган, иренми, түзә, сүтә, бәйли, җиренә җиткереп башкара. Мин алай булдыра алмыйм, кызурак”, – ди Ләйсән. – Стимул да бар – йөз мең сумга сертификат бирделәр. Аннан мондый чаралар баланы үзгәртә, кыюландыра, кеше белән аралашырга, үзен ничек тотарга өйрәтә, үз фикерләре барлыкка килә. Фикерләү ягыннан да үсеп китә”.
Әлегә Гүзәл нинди һөнәр сайлаячагын төгәл әйтә алмый. Унынчы сыйныфка барам, аннан күз күрер, ди. Әмма аның инде тормыш иткәндә бик тә ярап куярлык һөнәре бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев