erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Абруйлы җитәкче иде

12 мартта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Рамазанов Арча шәһәрендә яшәүче Рушан Сафинны 70 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын, “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны“ дигән күкрәк билгесе тапшырды.

Юбилярны “Агроснаб“ ширкәте җитәкчесе Рифат Зиннәтов та тәбрикләде.
Рушан Сафин Мәмсә авылында туган, Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлаган “Сыйныф җитәкчебез Социалистик Хезмәт Герое Стелла Зәкиевна иде“, – ди ул.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач юллама буенча Арча “Сельхозтехникасы“на эшкә җибәрәләр. 1981 елдан “Агроснаб“ оешмасында өлкән инженер. 1987 елда район авыл хуҗалыгы идарәсендә механикалаштыру бүлеге җитәкчесе итеп билгелиләр. 1990 елдан “Агроснаб“та директор урынбасары, 1992 елдан директор. 1998 елдан коммуналь хуҗалык директоры. 2004 елда яңадан “Агроснаб“ җитәкчесе итеп билгеләнә.

Кайда гына эшләсә дә ул һәр хезмәтне намус белән башкара, әйбәт, кешелекле җитәкче иде, дип искә алалар үзен.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев