erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Абхазиядә ял иттек

Җәйге чор – үзен укыту-тәрбия эшенә багышлаган кеше өчен рухи һәм физик яктан ял итү, көч туплау айлары ул. Гаиләң белән бергә ял итү өчен аны алдан планлаштырып кую мөһим.

Мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы җәйге ялны оештыруны февраль аенда ук башлады. Ял итү өчен Дагестанга, Белоруссиягә, Төньяк Кавказга, Санкт-Петербургка, Мәскәүгә, Домбай, Эльбрус, Абхазиягә юлламалар тәкъдим ителде. Очсызрак бәядән юлламалар сайларга мөмкин иде.

Диңгездә ял итү теләге көчле иде. Быел бөтен чыгым – мәшәкатьләрне читкә куеп, искиткеч гүзәл табигатьле Абхазиядә гаиләбез белән ял итеп кайтырга булдык. Арча районы, Казан шәһәре профсоюз әгъзалары Кара диңгез ярындагы матур, тарихи курортларның берсендә – Пицунда шәһәрендә ял итте.

Казан аэропортыннан кузгалган самолет безне 3 сәгатьтә 20 минут эчендә Сочи аэропортына китереп җиткерде. Балаларның хис-тойгыларының чик-чамасы булмады! Самолетта су, ашау-эчү тәкъдим иттеләр.

Сочига төшүгә алдан сөйләшенгән микроавтобус безне Абхазиядәге тору урынына кадәр илтеп җиткерде. Берничә тапкыр паспорт контроле, тикшерүләр үтәсе булды. Абхазиягә чыгу өчен чит ил паспорты кирәк түгел. 14 яше тулмаган балаларның туу таныклыгында Россия гражданы булуы турындагы кызыл печать булуы зарур. Россия акчасы белән йөреп кайтырга була. Кәгазь акча исәптә йөри. Бер-ике супермаркетта картадан түләргә мөмкин.

Килеп җитүгә пансионат хезмәткәрләренең игелекле һәм әдәпле мөнәсәбәте яхшы ял мохите тудырды. Без торган 14 катлы мәһабәт бинаның һәрбер бүлмәсе ял итәргә килүчеләр белән тулы иде. Бүлмәбездә аерым санузел, суыткыч, телевизор, кондиционер, бушлай интернет, гомумән, бар уңайлыклар булдырылган иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ашау мәсьәләсенә килгәндә, юлламага 3 тапкыр ашау кертелгән. Ашханә без яшәгән бинадан ерак түгел урнашкан иде. Туклану югары дәрәҗәдә оештырылган, теләгән ризыкны сайлап алдык.

Самолетта очу, аэропорттан ял итү урынына барып җитү, уңайлы бүлмәләрдә яшәү һәм туклануның юллама бәясенә керүе бик уңайлы булды. Шуңа күрә юлда балалар белән баруның бер уңайсызлыгын да тоймадык.

Абхазия Кавказ тауларына тоташкан мәгърур таулары, тау елгалары, диңгезе, бу якларда гына үсә торган агач–куаклары, чәчәкләре, табигый байлыклары белән җәлеп итте. Сокланып карап йөрергә урыннар күп биредә: Рица күле, Яңа Афондагы мәгарәләр, каньоннар, шарлавыклар, СССР җитәкчеләренең дачалары, Сухум, Гагра шәһәрләрендәге истәлекле урыннар. Сәламәтлекне ныгыту өчен дә диңгез, данлыклы Пицунданың нарат һавасы гына да ни тора! Искитмәле гүзәллек, табигый матурлыгы белән һәркемне таң калдыра торган урыннар.

 “Абхаз иле бер килгән кешене бирегә кабат кайтару көченә ия”, – диләр. Монда һәркем үзенең күңеленә хуш килерлек рәхәтлек таба ала. Ялдан кайтуыбызга берничә көн үтүгә карамастан, без әле дә аннан алган тәэсирләр белән яшибез. Алдагы елларда да, мөмкинчелек булуга, һичшиксез, шушы урынга кабат килергә язсын. Арча районы мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе Вакыйф Харисовка безнең гаиләбезнең җәйге ялын онытылмаслык итеп үткәрү мөмкинчелеге тудырганнары өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез!

 Гөлинә Мостафина, Иске Кырлай мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев