erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ачык дәрес

Ветеран укытучы, җитәкче урыннарда эшләгән Шәфигулла Гарипов яза.

                                           Ачык дәрес

      Укытучылар  белән очрашканда гел мәктәп тормышы турында сөйләшәбез, ә ул  бүтәнчә була да алмый. Алар күбрәк аттестация үтүләре, төрле конкурсларда катнашулары, шул максат белән ныклап хәзерләнеп  ачык дәрес бирүләре турында сөйлиләр. Шул вакытта минем дә, уйламаганда, төшемә дә кермәгән көнне ачык дәрес биргәнем исемә төшә, хәтеремдәге истәлекләр яңара.

     Утар Аты урта мәктәбендә 1975-1976 уку елы тыныч кына башланып китте. Колхозда бәрәңге алуда катнаштык, бөтен көчне туплап  укыту-тәрбия эшенә тотындык. Коллективны җыеп яңа хәбәр җиткерделәр, ноябрь урталарында мәктәптә республикакүләм семинар булачак. Казандагы укытучыларның белемен күтәрү институтында курслар үтүче директорлар һәм завучларны тәҗрибә уртаклашырга дип безнең мәктәпкә алып киләчәкләр икән. Арча мәгариф бүлегеннән дә килгәннәр иде. Бу чараның район һәм мәктәп өчен бик әһәмиятле булуын кабат-кабат аңлаттылар. Шул ук көнне, Казан таләп иткәндер инде, планлаштыру башланды. Биология, татар һәм рус телләре, тарих, география, башлангыч сыйныф  укытучылары дәресләр бирәчәк, тәрбия чаралары булачак. Истә калганы шул, институт һәм мәгариф бүлеге хезмәткәрләре мәктәптә еш булдылар. Килгән саен укытучылар белән фикерләшеп дәрес планнарын берничә тапкыр үзгәрткәннәр иде. Укучылар алдында проблемалы ситуация тудыру, аны бергәләп чишү юлларын эзләү семинарның төп максаты иде бугай. Без,  яшь белгечләр,  ул вакытта дәрес бирүче укытучыларның сабырлыгына сокландык, өстән әйтелгән киңәшләрне тыныч кына кабул итеп баралар. Без дә аларга плакатлар язышып, кабинетларын җиһазлауда ярдәм иттек. Ул көнне кабинетлардагы тәртип, укучыларның формалары турында язмасам да аңлашыла. Һәрбер балада пионер галстугы яки комсомол значогы, мәктәп буенча дежурларның беләкләрендә кызыл тасмалар. Укучылар да җаваплыкны аңлый, укытучыларга теләктәшлек күрсәтәләр.

     Менә ул көн килеп тә җитте, төгәл датасын хәтерләмим. Иртәдән үк мәгариф бүлегеннән килеп үз фәннәре буенча эш башладылар. Минем кабинет икенче катта, аннан Арчадан килгән юл күренеп тора. Икенче дәрес башланган иде, юлдан ике зур автобус килгәне күренде. Ул вакытта азрак кар  бар иде инде, иң мөһиме пычрак түгел. Автобуслар мәктәп каршында туктагач, кунакларны хөрмәтләп каршы алдылар. 10 ”Б” сыйныфында геометрия дәресе иде, аларның  тәрәзәдән кунакларны карыйсылары килә. Фәнен хәтерләмим,  өченче дәрескә аларга да керәчәкләр икән. Мин үземчә укучыларга, бик тырышыгыз инде, төрле районнардан килгән зур тәҗрибәле  укытучылар бит, сынатмагыз дип  аларны озатып калдым.

      Өченче дәрескә 10 ”А” классы укучылары керде. Тәнәфес бара, коридорга чыгып буталып йөрмәсеннәр дип, алар белән сөйләшеп утырам. Шул вакыт кабинетка бик ашыгып мәктәп директоры Илгизәр Миннегалиевич килеп керде һәм кызу-кызу аңлата башлады. Республиканың төрле районнарынннан килгән 80гә якын мәктәп директорлары һәм завучларның күпчелеге математика, физика укытучылары икән. Ачык дәресләр турында әйткәч, математика яки физика дәресе сораганнар. Берничәсен булса да геометрия дәресеңә кертик әле ди. Мин ни әйтергә дә белми аптырап торам. Илгизәр абый, сез нишлисез,башка укытучыларның дәресләрен айдан артык әзерләделәр дим, оятка калсак нишлибез. Мин сиңа ышанам, проблемалы сораулар бир, укучыларны күбрәк катнаштыр. Һәр укучың алдында пирамида модельләре бар, тактаңда таблицалар эленгән, чын ачык дәрес була бу диде дә, директор чыгып та китте. Минем нинди проблема каршында калуымны төшендегез инде ...

     Чынлап торып,  бу көтелмәгән хәлдән котылып булмаячагы турында уйланып торганда кабинетка өстәмә урындыклар кертә башладылар. Җайлап кына басып,  үз дәрәҗәләрен белеп кенә, култык асларына зур кенәгәләрен тотып кунаклар керә башлады. Укытучы урындыгына ике куллап ныклап ябышкан хәлдә, кызыксынып егермегә кадәр санадым да, исәпне югалттым. Аннан соң берничә кеше өстәлгәнен хәтерлим, ләкин мин гомуми санны әйтерлек  дәрәҗәдә түгел идем инде. Звонок булды, мин авыз ачып сүз әйтә алмый торуымны яхшы хәтерлим. Кунаклар мине аңламыйлар әле, барысы да кабинетны күзәтәләр. Шул вакыт мине ниндидер бер көч этеп җибәрде кебек, аптырама, дәресеңне башла әйдә. Алар да күктән төшмәгән,  кайчандыр шулай укыта башлаган бит.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

     Пирамиданың өслек мәйданы темасы иде,  дәрестә укучылар бик актив катнаштылар, мин соңыннан үзем дә аптырадым. Укучылар үзләре ясап килгән пирамида модельләрен күрсәтеп һәр биргән сорауга тулы җаваплар бирделәр. Параллель классларның берсендә уздырган дәресне икенчесендә  үткәргәндә ышаныбрак эшлисең, бераз төрләндерергә дә мөмкинлек була бит. Ул да ярдәм иткәндер, яңа тема аңлату да уңышлы гына чыкты кебек. Мәсьәләләр дә чиштек, практик өлеше дә булды. Ә иң мөһиме, звонок булганчы, өй эшләрен дневникларына яздырып,укучыларга билгеләрен әйтеп дәресне вакытында йомгаклый белү. Утар Атыда тәнәфес укучыга ял итеп алырга бирелә дигәнне  онытмаска өйрәттеләр. Һәм шулай булды да, нәкъ кирәк вакытында звонок яңгырады.  Гомүмән, бу дәрес минем үземә ошады. Вәйт сиңа, уйламаганда никадәр мәктәп җитәкчеләре катнашында ачык дәрес үткәрдем бит.  

      Мәктәптә озын тәнәфес вакыты, укучылар чыгып китте. Директор белән район мәгариф идарәсенең методик кабинет җитәкчече Хәлимә Хидиятовна керделәр. Үз кызулыгы белән Хәлимә Хидиятовна, ник риза булдың дип шелтәләп алды. Башта  мине сөйләттеләр, сораулар бирделәр. Берничә кеше дәресне ошатып,  анализлап чыгыш ясадылар. Күргәзмә әсбапларның күп булуы, аларны дәреснең һәр этабында дөрес кулланылуына аерым басым ясап әйткәннәре исемдә. Ә инде дәрестә проблемалы ситуацияләрнең тудырылуы, аларны чишүдә укучыларның актив катнашуын һәр чыгыш ясаучы искәртте. Математика кабинетының җиһазланышын мактап сөйләделәр. Мин үз чиратымда мәктәп директорының, завучларның безгә, яшь укытучыларга методик ярдәм итүләрен, дәресләребездә булып эшлекле тәкъдимнәр әйтүләрен сөйләгән идем. Иң кызыгы, берничә директор мине үзләренең мәктәпләренә завуч буларак эшкә чакырды, берсе яшәү өчен яңа йорт та бар  дигән иде. Менә, ачык дәрес дигәч, күңелдә  никадәр истәлекләр яңарды.

      Мәктәп буенча да бу семинар бик уңышлы узды дип бәяләделәр, гел мактап сөйләделәр. 1976 елгы укытучыларның август киңәшмәсе вакытында районыбызнң иң күренекле укытучылары белән фотога төшерделәр һәм аны “Совет мәктәбе” журналы тышлыгында бастырып чыгарганнар иде. Шулай итеп без дә кеше арасына керә башладык.

Шәфигулла Гарипов, ветеран.            Фото, “Совет мәктәбе”, №10     1976 ел

          

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X