Әдәпсезлекме, сансызлыкмы бу?
Матурлыкны, чисталыкны, тәртипне һәркем ярата. Тик ярату бер нәрсә, аны саклый да белергә кирәк.
Эссе көннәрнең берсендә Көтек буасына су коенырга төштек. Дөресрәге, балалар, оныклар күңелен күрергә булдык.
Пляж булган урынга түгел, каршы як ярына тукталдык. Андагы чүп-чарны күреп аптырап калдык. Ярның буеннан буена бит ул. Утырганнар, ял иткәннәр, ашаганнар, эчкәннәр һәм бар чүпне – шешәләр, каплар, кәгазь, карбыз калдыклары, памперс, гафу итегез, әйтергә дә оят... кадәр бар – шунда ташлап калдырганнар. Балаларны утыртырга чиста урын табып булмады. Адым саен учак якканнар, ашаганнар, эчкәннәр һәм ашаган урыннарын пычракка батырып киткәннәр.
Капчыкка сал да алып кайт, чүп контейнерына ташла инде шуны. Әдәпсезлекме, сансызлыкмы, шапшаклыкмы инде бу – аңлашылмый. Шуны үзләренең үк балалары күреп үсә бит.
Язга чыктыкмы, елга буйларын, паркларны, урамнарны чүптән арындыралар. Бөтен мәктәп укытучы, укучылары, оешма хезмәткәрләре, эшчеләре көтеп алган ял көннәрен сарыф итеп, чүп җыештыра. Бәйрәмнәрдән соң да шундый хәл кабатлана. Җырлыйбыз, биибез, ял итәбез, тәм-том белән сыйланабыз да... чүбен борын төбендәге чүп контейнерына илтеп ташламыйбыз. Сабантуеннан соң үзәк стадионга төшсәң, аннан бөтен дөньяны тузгытып Мамай үткән кебек була. Стадионга төшәсе дә юк, шәһәрдәге берәр паркны гына алыйк. Кая карама, чүп аунап ята. Шуннан аны өлкән абый, апалар җыештырып йөри.
Буада да шул хәл. Быел җәй көннәр эссе торды. Яшьләргә көн дә бәйрәм, көн дә туй. Машиналар Арча белән буа арасында тыз да быз йөреп торды, учаклар ягылды, тирә-юне чүп-чарга батты.
– Без, экологлар, чишмә (анда да шундый хәл), буа яннарын җыештырып та йөрибез әле, – диде Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгының төньяк территориаль идарәсе җитәкчесе Ленар Касыймов. – Кеше үзе аңларга тиеш бит инде. Берәү килеп чүп ташлап калдыра, икенчесе җыештырып тормый, ахыр чиктә үзләре үк икенче килгәнендә шул пычрак урынга утыра.
– Штраф караламы андый очракта?
– Әлбәттә. Тик тотылмаган карак түгел, диләр бит. Ашап утырган вакытларына туры килсәң, без аны җыештырып китәбез, диләр. Киткән вакытларын сагалап торып булмый. Үзләренең намусларыннан гына тора, – диде Ленар Касыймов. – Без район башкарма комитетына җиткерәбез, ул үз чиратында авыл җирлегенә әйтә инде.
Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Васыйл Гаделхаков:
– Туйдык инде без аннан. Сигез километр (Тылангырга кадәр), ике яклап алсаң уналты километр була, араны ике яклатып җыештырып торабыз, тагын шул хәл. Ул полосалар, тау өсләре чүп белән тула. Нәрсә генә юк анда. Язын өчәр машина чүп түгәбез. Килеп ял итәләр, пычратып калдыралар. Алып китсәләр ни була? Мин дә “Нива”га арба тагып, шуңа төяп, контейнерга илтеп салам, югыйсә. Ял итүчеләре дә шул арчалар инде аның. Авыл халкының аңа вакыты юк. Артларыннан мәдәният, китапханә, авыл җирлеге хезмәткәрләре җыештырып йөри. Оятсызлык инде бу.
Бу хакта хәбәрне социаль челтәргә куйган идек. Халык нәрсә ди?
“Казансу елгасына төшеп карагыз. Анда да шундый хәл. Бәдрәф кәгазьләренә кадәр аунап ята. Өлкәннәр перчатка киеп яр буйларын чүп-чардан чистартты. Якын барырлык түгел иде. Бездә халыкның үз-үзен тоту культурасы ноль икән, дигән нәтиҗәгә килдек”.
“Авылда халык чүбен урамга ташламый. Капчыкка тутырып куя. 15 көн саен машина килеп җыя”.
“Кулыңа тоткан чүпне пакетка җыеп чүп савытына салу авыр түгел, югыйсә. Олы юлдан барганда машина тәрәзәсеннән генә чүп атучылар да очрый. Үз-үзен хөрмәт итмәгәннәр эшли моны”.
“Кем шулай ташлап чүп калдыра, өендә дә шундыйдыр инде алар”.
“Җәзасызлык дип атала ул. Бер төпчек өчен дә койрыгын борсалар, тәрбия шунда ук сеңә”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев