Әдәпсезлекме, сансызлыкмы, шапшаклыкмы инде бу - аңлашылмый
Балалары күреп үсә
Беркөн Казанбаш бөясенә су коенырга төштек. Дөресрәге, балалар күңелен күрергә булдык. Пляж булган урынга түгел, каршы як ярына тукталдык. Андагы чүп-чарны күреп аптырап калдык. Утырганнар, ял иткәннәр, ашаганнар, эчкәннәр һәм бар чүпне - шешәләр, каплар, кәгазь, памперска кадәр бар - шунда ташлап калдырганнар. Бер капка сал да алып кайт, чүп контейнерына ташла инде шуны. Әдәпсезлекме, сансызлыкмы, шапшаклыкмы инде бу -аңлашылмый. Шуны балалары күреп үсә бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев