Административ штрафны вакытында түләмәү нәрсәгә китерә?
Административ штраф карар үз көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш.
Административ штраф карар үз көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Югыйсә ул ике тапкырга (әмма бер мең сумнан да кимгә түгел) артачак. Яки 15 тәүлеккә административ арест, яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш яный. Бу хакта безгә Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе полиция майоры Ришат Хуҗин хәбәр итте. “Суд приставлары транспорт чарасына арест салу һәм аны сатканнан килгән акчаны штраф түләүгә җибәрү кебек эш формасын да кулланырга мөмкиннәр”, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев