Афәрин, тырышып уйнадылар!
Сокланырлык.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Мәктәп һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре – барысы 7 ир-егетләр, 28 хатын-кызлар командалары рәхәтләнеп волейбол уйнадылар. Башта ярышлар зоналарда – Яңа Кишет, Хәсәншәех, Яңа Кырлай, Апаз, Арчаның 7нче мәктәбе, Арчаның 6нчы мәктәбе, Арчаның Г.Курсави исемендәге лицеенда узды. Аннан җиңүчеләр – 8 хатын-кызлар һәм 5 ир-егетләр командасы “Арча” спорт комплексына һәм Арчаның 6нчы мәктәбенә финалга килделәр. Берәүнең дә җиңеләсе килмәде. Афәрин, тырышып уйнадылар.
Нәтиҗәләр:
1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы;
2. Арчаның 11нче балалар бакчасы;
3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
Хатын-кызлар арасында иң яхшы волейбол уйнаучы дип Арчаның 6нчы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Алсинә Габдрахманова билгеләнде.
Ир-егетләр арасында
1. Яңа Кенәр мәктәбе;
2. Арчаның 7нче мәктәбе;
3. Арчаның 6нчы мәктәбе.
Ир-егетләрдән Яңа Кенәр мәктәбе укытучысы Рәмис Хәйруллин иң яхшы уенчы дип табылды.
Чемпионнар Яңа Кенәрдән заманында көчле волейболчылар әзерләгән Тәлгать Әхмәтов истәлегенә билгеләнгән күчмә Кубокны алу бәхетенә ирештеләр.
Командалар район мәгариф идарәсе һәм профсоюз оешмасының мактау грамоталары белән бүләкләнделәр, уенчыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бу күңелле волейбол уеннары сәламәтлекне ныгытучы хәрәкәтле уеннар. Уйнап торырга язсын! Уңышлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев