“Агроволга‑2026” делегациясе Арчада: экскурсия һәм пленар очрашу
Казанда халыкара “Агроволга - 2026“ агросәнәгать күргәзмәсендә катнашучы мелиораторлар 9 июльдә Арча районында булдылар.
Аларны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Рамазанов каршы алды һәм озатып йөрде.
Кунаклар “Кырлай“ хуҗалыгында сугару нәтиҗәсендә ирешелгән уңышлар белән таныштылар. Шушмабаш урта мәктәбендә агросыйныфта булдылар.
Соңыннан пленар өлештә мелиорациянең әһәмияте, яңа технологияләр турында сөйләштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев