Агуламасаң бүләк бирәләр
Кеше бал корты белән үзе барлыкка килгәннән бирле үзара бәйләнештә тора
Быел сентябрь ае кайбер җәйләргә караганда да җылырак килде. Баштарак бал булмады, дип зарланырга ашыккан умартачылар “Люцернаның икенче катыннан елдагы балны җыйдылар“, – дип куаныштылар.
Шушы көннәрдә генә районыбызның берничә хуҗалык җитәкчесе, баш агрономнар техник культураларны (рапс, шепкән, горчица һ.б.) игүдә бал кортларының агулануына юл куймый торган куркынычсыз технологияләрне актив керткән өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Алар арасында “Кырлай“ ширкәте баш агрономы Рәмис Габдрахманов, “Игенче“ ширкәте баш агрономы Марат Вахитов, “Кырлай“ ширкәте җитәкчесе Илнар Гайнетдинов, “Венета“ ширкәте җитәкчесе Булат Исрафилов, “Яңарыш“ ширкәте баш агрономы Рамил Мөхәммәтшин, “Северный“ ширкәте җитәкчесе Илнар Мөхлисов, “Яңарыш“ ширкәте җитәкчесе Илгизәр Садыйков, “Венета“ ширкәте баш агрономы Айнур Сафин, “Игенче“ ширкәте җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Раил Шакирҗанов, “Северный“ ширкәте баш агрономы Ришат Шәрифуллин бар.
– Әлеге бүләкләр 2023 елгы нәтиҗәләр буенча бирелде, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин. – Быелгы мәгълүматларга караганда, районда әлеге өлкәдә зур күләмдә гадәттән тыш хәлләр булмады, әмма тынычланырга иртә әле.
Министрлыкның да умартачылыкка игътибарны арттыруы куанычлы хәл. Бездә дә хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар белән умартачыларны бергә җыеп ике як өчен дә файдалы сөйләшүләр үткәрелә. Булгалап алган күңелсез хәлләрдән соң тиешле нәтиҗә ясала.
Районыбызның иң актив, законнарны яхшы белүче Равил Гыйззәтуллин инде менә ничә еллар көчле агулар кулланып бал кортларын гына үтереп калмыйсыз, алар кеше сәламәтлеге өчен дә куркыныч, дип чаң сугып килә. Моны югарыдагылар да ишетте булса кирәк. “Киләчәктә басуларда үстерелгән продукция составында зарарлы матдәләр табылса, аларны алмаячаклар гына“, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов.
Зур хуҗалыкларда пестицидлар куллануда азмы-күпме тәртип урнашып килә, дип әйтергә була. Ә менә вак фермер хуҗалыкларының күбесендә әлеге мәсьәләдә, йомшак итеп әйткәндә, бөтенләй тәртип юк. Агу-химикатларны каян туры килә шуннан алалар, куллану тәртибен дә белмиләр, белгәннәр белән киңәшмиләр.
Киләсе елларда бүләк алучы җитәкчеләр, агрономнар сафы тагын артыр, дигән өметтә яшик.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов әйтүенчә, районда 458 умарталык теркәлгән, аларда 7649 корт гаиләсе бар. Әлегә 87 умарталыкка гына паспорт алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев