Агуны белеп сипсәң генә файдалы
Бүген район прокуратурасында авыл хуҗалыгында агулы химикатларны куллану тәртибенә багышланган киңәшмә узды.
Анда авыл хуҗалыгы белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, умартачылар, күзәтү һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре арасында басуларны агулаганда куркынычсызлык таләпләрен үтәү турында сөйләшү булды.
Бу турыда киңрәк газетабызның киләсе санында язарбыз.
Район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров бу мәсьәлә даими контрольдә булачагын һәм берәүгә дә бу өлкәдә законнарны бозарга юл куймаячагын әйтте.
Бу сөйләшү сүздә генә калмыйча тиешле нәтиҗә бирер һәм узган елгы аяныч хәлләр бүтән кабатланмас дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев