erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җәй үтеп бара, көз дә җитте

Быелгы урак өсте җиңелләрдән түгел. Ярый әле соңгы көннәрдә күк йөзе ачылып китте. Җәй төгәлләнә, көзгә керәбез

Синоптиклар сентябрь уртасына кадәр шундый һава торышы вәгъдә итәләр. Әмма көн үткән саен югалтулар да арта.

22 августка булган мәгълүмат-ларга караганда, район хуҗалыкларында 51713 гектардагы игеннәрнең 21529 гектары (42 процент) җыйнап алынды.

Башка еллардагы кебек, быел да “Казанка“ ширкәте механизаторлары өлгерлек күрсәтә. Алар 83 процент мәйдандагы игеннәрне җыйнап алды инде. Элеватор белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсе дә бу, чөнки дымлылыгы югары булган ашлыкны тиз арада эшкәртеп, киптереп өлгерергә кирәк.

“Курса МТСы“ ширкәтендә 1756 гектардагы игеннәрнең 1364 гектары (78 процент) суктырып алынды. “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтендә быел һәр эштә оешканлык күрсәтәләр. 4735 гектардагы игеннәрнең 2730 гектарын җыйнап алдылар. 400 тонна симәнә салып куйдылар. 2010 гектарда (план 5153 гектар) туфрак эшкәрттеләр. Ширкәт җитәкчесе Ленар Абдуллин күршедәге “Казанка“ ширкәте басуларын “аларныкында аяк бата“, дип карап йөргән иде. Аларда барлык басуларны сукалап кую – закон! Быел “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтендә дә шундый бурыч куйдылар.

Әлеге хуҗалыкта 720 гектарда арыш чәчтеләр инде. Ул барысы  1580 гектарда чәчеләчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район буенча игеннәрнең уртача уңышы әлегә – 28 центнер. “Северный“да 35 центнер чыга. “Кырлай“, “Курса МТСы“, “Заря“да  30 центнердан югары.

Арча элеваторы җитәкчесе Ләйсән Әһлиуллина әйтүенчә, безнең районның “Заря“, “Игенче“ ширкәтләре өченче класслы бодай саталар. “Игенче“ ширкәтендә шулай булуына без күнеккән инде, аларда бу яктан бай тәҗрибә тупланган. Ә “Заря“ ширкәте өчен бу яңалык. Өченче класслы итү өчен күп тырышлык кирәк һәм мондый ашлыкның бәясе дә югарырак. “Моңа игеннәрне кыяктан тукландыру нәтиҗәсендә ирешәләр“, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов.

Икенче икмәк дип бәяләнгән бәрәңгене алыр вакыт та җитә. Хәзер аның мәйданнары бик аз. Республикада үстерелгән бәрәңгенең өчтән бере безнең районныкы һәм ул 1700 гектарда игелә. Шуның 1200 гектары “Кырлай“ ширкәтендә. 21 августта иртә сорт бәрәңгене ала башладылар. Шундый вакыйгадан без дә читтә кала алмадык. Безне яшелчәчелек буенча агроном Александр Воронин каршы алды. Бер басуда куәтле трактор тартып йөрүче галәмәт зур комбайн акрын гына буразналарны “йотып“ бара. Бункерында эре-эре бәрәңгеләр күренә. Трактор туктауга аннан яшь кенә бер егет төште. Мәктәп укучысы дип уйлаган идек, ул үзен Рәниф Зарипов дип таныштырды, Өтнә авылыннан, Үрнәктәге көллияттә 3нче курста укый. “Бәрәңгене үзем утырттым, үзем алам“, – диде ул елмаеп.

Рәнифнең әтисе Фидәрис, абыйсы Дәниф шушы хуҗалыкта эшлиләр. Дәниф армиягә киткәнче дә тракторда эшләгән, кайтуга тагын тракторга утырган. “Ширкәт стипендия дә түли“, – диде Рәниф.

Соңыннан мин көллият директоры Зөлфәт Дәүләтбаев белән дә сөйләштем. Рәнифне бик мактады, бик тырыш, тәртипле, техниканы яхшы белә, диде. Әтисе белән абыйсы да шунда укыганнар. “Игенче“, “Курса МТСы“, “Северный“ хуҗалыкларыннан стипендиатлар укый.  “Ак барс“ агрокомплексы“ннан укучылар күп. Киләчәкне уйлап эш иткән җитәкчеләргә рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев