erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Айван авылында мәдәният ветераны Гөлзилә Миңнуллина истәлегенә

Айван авылы мәдәният йорты бакчасында бик матур искә алу кичәсе булды. Кичке сәгать 6 тулып киткәч башланды ул.

Гомер буе мәдәният өлкәсендә эшл әгән Гөлзилә апа Миңнуллинаны Айван авылы, янәшәдәге Арча станциясе халкы искә алдык. Гөлзилә апа быел 8 март алдыннан 74 яшендә вафат булды. Айванда авыл көнен ел да оештыра иде. Быел авыл көне булырмы икән дип уйларга да өлгермәдек, авылдашлар төркеменә белдерү язып эленде. 23 июльдә Гафур кызы Гөлзилә Миңнуллинаны искә алу кичәсе булачак. Казаннан артистлар кайтачак. Кичәнең исеме. Мирһади Разовның шигырь юлларыннан алынган - Җирдә җылы биргән гомер сүнгәч,
Күктә йолдыз булып кабына...

Гөлзилә апаның кызы Айзилә  Казаннан бер төркем артистларны алып кайтты. Менә нинди җырчылар кайтты: Сиринә Зәйнетдинова, Илнат Фәрхуллин, Алсу-Азат Фазлыевлар, Гүзәлия, Руслан Кираметдинов, Зәринә Асылкаева, Алинә Даутова, Равил Закиров.

Мәдәният йорты фойесында Гөлзилә апага багышланган фотоальбомнарны карадык.
Кичәне Айван авылыннан педагог, күп мәҗлесләрне алып барган Рәдиф Исмәгыйлев алып барды. Искә алу кичәсен яраткан җырчыбыз Расих Галимҗанов башлап җибәрде. Аннан авыл үзешчәннәре сәхнәгә чыкты. Авыл үзешчәннәреннән соң, Казаннан кайткан җырчылар сүз алды. Нинди зур искә алу кичәсе булды! Чыгыш ясаучылар бар да Гөлзилә апаны яратып сөйләде, матур истәлекләре белән уртаклашы. Балалары улы Рафик, кызы Айзилә, оныклары, туганнары да сәхнәгә чыкты... Ул халык җыелды. Күрше районнардан да килделәр. Сату, уен нокталары эшләп, пылаулар пешеп торды. Куркытып кап-кара болытлар белән яңгыр килгән иде, Ходай рәхмәте, яңгыр туктады, көн ачылып китте... Бу үзе бер могҗиза булды. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре