Айван авылында сайлаулар матур бара
949нчы сайлау участогы Арчаның 7 нче мәктәбендә урнашкан. Комиссия рәисе Альмира Гатауллина.
Сайлаучыларны җыр-музыка белән матур итеп каршы алып торалар. Биредә Айван, Төбәк Чокырча һәм Айванга якын станцы халкы сайлый. Ярый әле көне матур булды. Концерт керү ишеге янында бакчада булды.
Айван мәдәният йорты җитәкчесе Рәмзия Миннәшәева һәм сәнгать җитәкчесе Гөлнара Гыйниятуллина оештырып тордылар һәм үзләре дә җыр-биюдә катнаштылар. Афәрин! Айван авылы үзешчәннәре, мәктәп укучылары җырлап, биеп, күңел күтәренкелеге бирәләр. Күңелле!
Әнә хезмәт ветераны Флера апа матур көйләргә бии-бии килде. Афәрин, сайлауларда һәрвакыт катнаша ул. Электән алар сайлауларга җитди һәм бәйрәм итеп караган. Гармуннар һәм җигүле атлар белән сайлауларга килгәннәр. Хәзер дә матур киемнәрен киеп, я җәяү генә, я машина белән сайлауга киләләр.
"Бик рәхәт яшибез, ил-көннәребез тыныч булсын", - дип тели алар.
Айван авылыннан махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Руслан Харисов та ялга кайткан. Сайлауга килде. Авылдашлары белән бергәләп фотоларга төште. Исән-сау хезмәт итеп кайтсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев