Айван авылыннан махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Руслан Харисов сайлауда катнашты
Ялы сайлауларга туры килде.
Руслан 2022 елның сентябрендә мобилизацияләнде.
Руслан 4нче сыйныфка кадәр Айван мәктәбендә укый. Аннан укуын Арчаның 2нче мәктәбендә дәвам итә.
«Арчаның 2нче мәктәбендә кадетлар классы ачылды бит, шуңа кызыкты, – дип сөйли әнисе Айгөл. – Гомумән, ул безнең актив бала. Волонтерлар төркемендә эшләде. “Форпост” оешмасында булды. Мәктәптән хәрби җыеннарда катнашты. Мәктәптән соң Арчаның гуманитар техникумына укырга керде. Ел ярым укыганнан соң армиягә китеп барды. Псков, Архангельск өлкәләрендә хезмәт итте. Сапер-машина йөртүче булып. Армия срогын әйбәт кенә үтеп кайтты. Ә ул махсус хәрби операциягә чакырачакларын белгән кебек көтте. Һәм ул көн килеп җитте. 2022 елның 26 сентябре. Өч ел вакыт үтеп киткән.»
Тынычлык урнашып, Русланга исән-сау әйләнеп кайтырга язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев