erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Айванда Ураза гаете бәйрәме узды

Мәчет каршында урамда үткәрелде.

Бик күңелле узды.

Авылдашларыбыз җылы очрашу, җанлы аралашу, күңелле кәеф белән рәхәтләнеп бәйрәмдә катнаштылар. Программада оста куллы егетләр пешергән тәмле пылау, авылыбызның уңган ханымнары әзерләгән, табадан төшкән коймаклары, кайнар чәй белән сыйлану, балалар өчен күңелле уеннар, катнашкан һәркемгә бүләкләр, хатын-кызларга мөселманча яулык бәйләү буенча мастер-класс, шулай ук балалар арасында Көръән сүрәләрен уку буенча  бәйге оештырылды. Бәйгенең җиңүчесе булып Садыков Альфир билгеләнде һәм Көръән китабы белән бүләкләнде. 

Бәйрәмебез тирән мәгънәле булды, шул ук вакытта барыбызны да рухландырып, яхшы кәеф өстәде. 

Бу олуг матур, саваплы бәйрәмне оештыруда көче һәм хезмәте тигән авылыбызның һәр ир-егетенә, күркәм хатын-кызларына Аллаһның рәхмәте булсын!🙏🙏🙏

Изге Ураза Гаете күңелләребезгә иман нуры өстәсен, һәркемгә иминлек, мәхәббәт һәм бәрәкәт китерсен, илләребез тыныч булсын! Барчабызга сәламәтлек насыйп итсен! 

Ураза бәйрәме мөбәрәк булсын!

Рәмзия Миннәшәева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре