erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Ак чәчәкләр” волонтерлар оешмасының беренче хезмәте уңышлы булды

Балаларны яклау көнендә Арчада узган Хәйрия чарасыннан җыелган акчалар “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенә бирелде. “Ак чәчәкләр” волонтерлар оешмасы вәкилләре әйтүенчә, чаралардан җыелган акча 121 мең 431 сумны тәшкил итә.

“Ак чәчәкләр” волонтерлар оешмасы агымдагы елда барлыкка килә. Арчада гомер итүче Лилия Шәфикова, Лилия Нигъмәтҗанова һәм Резеда Хөснетдинова сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итү өчен берләшәләр. Үзләре дә үзенчәлекле балаларны тәрбияләүче бу ханымнар Балаларны яклау көнендә беренче адымнарын ясап, югары дәрәҗәдәге хәйрия чарасын оештыра.

“Без балалар белән күп шәһәрләргә тернәкләнү курсларына, хәйрия акцияләренә йөрибез. Төрле типтагы хәйрия юнәлешләрен, игелекле эшләрне күреп кайтабыз. Без өчебез бер команда туплап, үзебезнең райондагы балаларга да төрле чаралар оештырып, ярдәм итү теләге белән яши башладык. Балаларны яклау көнендә ярминкә оештырырга дигән идея килде һәм бу тәкъдим белән район башлыгы Илшат Нуриевка кердек. Ул безнең бу адымыбызны хуплады. Алай гына да түгел, булдыра алганча ярдәм итәчәген  белдерде. Моның өчен без аңа бик рәхмәтле”, – дип, эшләренең башлангычы белән таныштырды кызлар.

Ак чәчәкләр

Алга таба алар Укучылар сарае җитәкчелеге, иганәчеләр һәм төрле юнәлештәге оештыручылар белән сөйләшүләр алып бара һәм кулга-кул тотынып эшлиләр. Югары дәрәҗәдәге әзерлекнең матур нәтиҗәсе Җиңү паркында узган чарада күренә. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 “Ак чәчәкләр” волонтерлар оешмасы әниләре әлеге игелекле хезмәттә ярдәм кулы сузган, киңәшләрен биргән һәм җан атып торган барлык кешеләргә дә олы рәхмәтләрен җиткерә. Районыбызда игелекле, кеше кайгысына битараф калмаучы кешеләр яшәгәндә, мондый чараларның дәвамлы булачагына ышандыра алар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев