erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ак яулыклы әбигә дәшәсем килде - йөрәк җитмәде...

Парадны карыйм, ә үзем ветераннарны күзәтәм. Әледән-әле күзләр шуларга төшә.

Ветераннар үзәк мәйданда тезелешеп утырган. Янымда гына ак ефәк яулык бөркәнгән бер әби утыра. Сизәм, аның үз дөньясы. Әледән-әле көрсенеп куя. Янына чүгәләп, сүз әйтергә кыймыйм. Хатирәләреннән аерасым килми. Яраткан язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиевның “Без 41нче ел балалары” әсәре искә төшә. Шушы ак яулыклы әбиләр кичергән еллар. “Коридорга чабата тузаны аркылы көлтә-көлтә булып кояш нурлары сузылган иде. Менә дөньяның рәхәте кайда икән! – дип яза Мөхәммәт ага. – Әле кичә генә без колхоз басуларында көлтә кертә, бәрәңге ташый идек. Үгезне туарып тәртә арасыннан этеп чыгарганга әле тәүлек тә тулмаган. Тырнак төпләрендәге дегет, оекбаштагы арпа кылчыклары, бирчәйгән уч төпләре – кичәге тормышның истәлеге әнә шулар. Миләр катып калган, аларны кыймылдатмаганга өч-дүрт ай. Миләрдә ике-өч кенә тирән сыр бар. Аның берсе сугыш, канкойгыч сугыш турында. Фронтка икмәк кирәк. Без, атасыз калган тәртипсез малайлар, әнә шул икмәкне кырдан җыеп заготзернога озатырга тиешбез. Без инде һәр җәйне шулай эшлибез. Мидә икенче сыр ашау турында. Кайда гына, кайчан гына авызга кабарлык нәрсә булса, без аны кабарга, йотарга тиешбез. Ә йотарлык әйбер һәр җирдә бар. Көлтә йөгендә утырып кайтасың бодай башы уып ашыйсың. Урман буенда күшә, су буенда кыр суганы, җир җиләге очрый. Амбар тирәсеннән узганда кесәгә борчак тутырып китәсең. Алабута, кычыткан, чөгендер, яшь бәрәңге яфрагы болары ашка китә. Табигать бай үз баласын ул ничек тә саклый. Мидә өченче сыр... Өченчесе юк. Кичә юк иде...”.

Бу әсәрне бәйрәм көнне Арча педагогика көллияте студентлары бик урынлы искә төшерде. Парад башланганчы Арчада сугыш елларын хәтерләткән җанлы күренешләр күп иде. Аларның барысын да язып бетереп кенә булмый.

Арча гуманитар-техник техникумы җитәкчесе Римма Мамадалеева сугыш һәм тыл ветераннарына, бүгенге солдатларга багышланган стенд белән таныштырды. Арча агросәнәгать һөнәр көллияте солдат кухнясы белән килгән. Кыр кухнясында пылау пешә, чәй кайный. Кем тели – шул бушка тамак ялгый ала. Пешекче хезмәтенә өйрәтү остасы Сания Хаҗиәхмәтова үзе дә шунда. “Ризыкны 500ләп кешегә әзерләдек”, – ди.

Арчаның 2нче мәктәбе кызлары һәм егетләре табигать кочагында кулга гитара алып, җырлап, моңланып утыралар. Кем чирәмгә утырган, кем басып тора. Ә моң агыла...

Туганнар каберлекләре

Сугыш булганын искәртеп тора...

– Җиңү көне – матур бәйрәм, – дип сөйләде Арчаның 2нче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсимә Ибраева. – Шул ук вакытта моңсу да көн. Ә бит кемнеңдер улы, абыйсы, ире сугыштан кайтмаган... Ил-көннәребез тыныч булсын иде!”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арчаның 5нче гимназиясе эшләгән җанлы күренеш яныннан тыныч кына үтеп булмый. Тукталып карап торасың. Кулларында мылтык, граната, кем яраланган, җирдә ята... Килештергәннәр. Җанлы рәсем. Ватан өчен, туган ил өчен! Афәрин егетләр һәм кызлар!

 Бакча балалары да бәйрәмгә килгән иде. Аларның үз парады... Арчаның 7нче балалар бакчасы тәрбиячесе Алисә Ахунова “Сугыш һәм тыл ветераннары фоторәсемнәре” стенды янында нәниләр белән фотоларга төшеп мәш килә. “Безнең парад булды инде”, – дип елмая алар.

Район Мәдәният йорты янында Казанбаш, Утар Аты, Арча педагогика көллиятенең эзтабарлар отряды музей-почмаклары эчтәлекле итеп оештырылган иде. Утар Аты мәктәбе директоры Руслан Низамов: “Безнең Утар Аты мәктәбендә якташыбыз фронтовик шагыйрь Әхмәт Исхакка багышланган музей эшләп килә. Без менә шушы музей экспонатларын Арчага Җиңү көненә дә алып килдек. Бу музейда фронтовикның сугыш чорында язылган иҗаты, тормыш юлы чагылдырыла. Биредә аның дуслары белән төшкән фотолары, балалары, хатыны Зәйнәп белән язышкан хатлары саклана. Әхмәт Исхак легендар шәхес. Аның дуслары да легендар шәхесләр. Шуларның берсе – Муса Җәлил. Менә аларның Ялтада 1939 елда төшкән фотолары. Шундый бер вакыйга да  була. Сугышта Муса Җәлил суда бата башлагач, аны Әхмәт Исхак коткарып кала. Муса Җәлилнең Әхмәт Исхакка багышлап язган шигыре дә бар”.

Казанбаш мәктәбе директоры Ришат Камалов: “Безнең мәктәпнең музей почмагында, үзегез күрәсез, сугыш һәм тыл ветераннары фотостенды, сугыш чорындагы һәм бүгенге солдатларның ипи, ризык паеклары куелган”. Казанбаш музей-күргәзмәсе яныннан бер ветеран (хәрби киемнән) тыныч кына үтеп китә алмады. “Роберт Абдуллин булам, – дип таныштырды ул үзе белән. – Мин 1940 елны туганмын. Өч классны Казанбаш мәктәбендә укыдым. Әни (Хәнифә) минем укытучы иде. Әти (Габделхәй) шулай ук Казанбашта укытучы булып эшләде. Аны Казанбаштан сугышка алдылар. Әмма ул сугыштан кайтмады... 1943 елда һәлак булды”. “Сезнең өчен 9 май нинди көн ул?”. “У-уу! Бердән, минем әни тыл ветераны. Икенчедән, әти сугыштан кайтмады. Әйтеп, аңлатып булмый торган көн...”. “Дулкынланасызмы?”. “Бик тә...”.

Арча педагогика көллиятендә эшләп килүче эзтабарлар отряды җитәкчесе Илһам Низаметдинов эзләнүләр вакытында табылган экспонатлар турында сөйләде. Бигрәк тә воронкадан табылган карандаш турында дулкынланып сөйләде. “Менә шушы немец гильзасына тыгылган карандаш белән туган якка хатлар язылган бит...”.

...Парад дәвам итте. Ак ефәк яулык бөркәнгән әби һаман да үз дөньясында. Вакыт-вакыт уфтанып-көрсенеп куя. 41нче ел балалары. Дәшәсем килде, әмма аны уй-хисләреннән аерырга йөрәгем җитмәде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X