erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Акчалата бүләкләр, Илназ Баһ концерты

Акчалата бүләкләр, Илназ Баһ концерты

13 февральдә Урта Курса авыл җирлегендә яшәүче гражданнарның җыелышы булды. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.

Җыелышта беренче булып “Курса МТСы” ширкәте баш белгечләре хисап тотты. Ширкәт җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов җуҗалыкның уңышлары, алда торган бурычлар турында әйтеп үтте.

Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина 2020 елда башкарылган эшләр белән таныштырды, халыкның тырышлыгын билгеләп үтте, рәхмәтен җиткерде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов хуҗалык һәм җирлек җитәкчеләренең барлык мәсьәләләрне бергәләп хәл итүен билгеләп үтте. Ул аеруча тырышып эшләүчеләргә район башлыгының, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Рәүф Гыйләҗетдинов бик күп хезмәт алдынгыларына акчалата премияләр тапшырды.

Соңыннан рәхәтләнеп Илназ Баһ концертын карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев