erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Акчасыз кала күрмә. Алдыйлар.

Район эчке эшләр бүлегенең өлкән тикшерүчесе, юстиция майоры Булат Билалов телефоннан таныш булмаган номерлар шалтыратса алмаска, телефон аша шәхси мәгьлуматларны, банк картасы мәгьлуматларын, телефонга килгән пароль, кодны әйтмәскә, интернет аша поезд, самолетка билетка заказлар бирмәскә һ.б. хезмәтләрне башкармаска куша.

Чөнки алдану очраклары булып тора.

2020 елның 28 гыйнваренда билгесез кешелэр гражданин Б.ның банк исәбеннән 103 мең сум акчасын үзләштерәләр. 

14 февральдә билгесез кешеләр гражданин Х.га шалтыраталар. Алдау юлы белән шулай ук Х.ның 107 мең сум акчасын урлыйлар.

19 февральдә билгесез кешеләр тарафыннан гр. И. 7500 сум акчасыннан колак кага.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

6 мартта гр. З. арзан авиабилет сатып алу максатыннан таныш булмаган исәпкә 92 мең сум 300 сум күчерә һәм акчасыз кала.

Күргәнегезчз, алдану очраклары булып тора.

Алданмагыз! Интернет челтәре аша акча мәсьәләсендә таныш булмаган кешеләр белән элемтәгә кермәгез.

Шәхси мәгьлуматларыгызны әйтмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев