Алар 55 ел бергә. Эш белән үткән гомер
Сүз Арчада яшәүче Гөлбәгьда апа белән Харис абый турында бара
Арчада яшәүче Гөлбәгъдә апа белән Харис абый Гакашиннарның бергә яши башлауларына 55 ел. Киләсе елда, Алла боерса, Харис абыйга 80 яшь туласы.
Эштән кайткач, җәяүләп (җәяү йөрергә кирәк!) үзәктән Арчаның шәрык өлешенә чыгып киттем. Юбилярлар шунда яши. Кичебез бик күңелле үтте. Алар ачык, сөйләшә торган кешеләр. Харис абый төрле кызыклар сөйләп көлдерә. Бергәләп фотолар, Мактау грамоталарын карадык. Һәр фотоның, Мактау грамоталарының үз тарихы... Туганнар җыелышып, туган көннәрне, бәйрәмнәрне шау-гөр килеп үткәрүләрне, кемнәр исән, кемнәр юк дигәндәй, сагынып искә алдык.Харис абый Көек авылында туып үскән. Әти-әнисе – Фәсәхәт һәм Нәдершә биш бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер Разыя апасы белән икәү генә исән-саулар. Әтисе ике сугышта катнашкан кеше. Гөлбәгъда апа Орнашбаш авылыннан. “Без тугыз бала үстек, – дип сөйли Гөлбәгъдә апа. – Бүген бишебез исән-сау. Әти-әнием Хәлимә-Галләм Мусиннар гади колхозчылар. Әти сугыш инвалиды иде. Харис белән өч бала тәрбияләп үстердек. Резедә, Рамил, Рәмис. Кызыбыз Резедә-Раил үз йортлары белән янәшәдә генә яшиләр. Заманында почта тараттым. И-и, ул газета-журнал, хатлар тутырылган авыр сумканы күтәреп урам буйлап йөрүләр...”. “55 ел гомер иткәнсез. Харис абый нинди кеше?”, – дип сорыйм. Гөлбәгъдә апа елмаеп Харис абыйга карап куйды. “Харис тормышны алып бара торган әйбәт кеше, – диде Гөлбәгъдә апа. – Әйбәт булмаса, 55 ел бергә яши дә алмаган булыр идек”
Харис абыйдан тигезлек белән яшәүнең серен белергә тырышам. “Безнең гомер эш белән үтте, – диде Харис абый. – Эш, эш, эш... Шофер булып карлы-буранлы, юллар юк заманда эшләдем. Абзар тулы мал. 10 яшьтән эшли башладым. Эссе җәйдә көннәр буе ат өстендә лабогрейка белән иген урабыз. Эссегә түзә алмыйча, ичмасам, яңгыр да яумый, дип елый идек. Малай вакыт бит. Көтү кайтышка малларга печән җыеп алып кайтабыз. Колхозның бәрәңге басуын ат тотып ярырга кирәк. Төрнәле мәктәбендә 9нчы сыйныфны тәмамладым. Армиягә кадәр тракторда эшләдем. Көтү көттем. Ат көтүе дә көттем. Армиядән кайткач, Мөндештә эшләдем. 1968 елны нефтеразведкага эшкә кердем. Анда автобуста вахта йөрттем. Аннан “Сельхозхимия” берләшмәсендә,
ательемодта, райтопта, районга газ керттек, ронода автобуста эшләп, пенсиягә чыктым. Пенсиядә дә тик тотмадылар, мәдәният йортына чакырып алдылар, Укучылар сараена, 70 яшьтә көчкә эштән киттем... Мин “ГАЗ-51”дән автобуска кадәр йөрттем. Армиядә Германиядә өч ел БТРда хезмәт иттем. Казахстанда өч тапкыр булдым”.
...Әледән-әле телефон чылтырый. Я өй телефоны, я кесә телефоны. Көек авылыннан күршеләре Рөстәм шалтырата. Бераздан тагын телефон телгә килә. Бу юлы өй телефонында – туганы Ләлә апа. Узган ел 90 яшьлеген билгеләп үттеләр. И-и, рәхәтләнеп сөйләштеләр... Тагын кесә телефоны чыңлады – “Райтоп” ширкәте җитәкчесе Гали Мифтахов. Алар электән дуслар. Харис абый бу оешмада шофер булып эшләде. Менә шулай дуслар, туганнар, күршеләр онытмый. Хәлләрен белеп торалар.
Сөйләшеп сүзләр бетми... Балалар да кайтып, килеп торалар. Агач өйдә бик рәхәт. Һавасы ук икенче. Абыйсы, балта остасы Юныс, туганнары белән бергә өйне җиткерәләр. Шушы җылы, нурлы өйдә куанычлар белән исән-сау яшәргә язсын! Үзем дә алар яныннан нурланып, кайтыр юлга чыктым...
Румия Надршина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев