Алар да бит безнекеләр!
Сугыш беткәнгә быел 77 ел була. Ә аның белән бәйле сораулар әле дә бар. Районыбыздан ничә кеше катнашкан? Ничәсе һәлак булган?
Моңа инде күптән җавап бар кебек. Рәсми чыганакларда 25 мең кеше катнашкан һәм 14 меңе яу кырында ятып калган диелә. Мин инде бу саннар күп тапкыр тикшерелгән һәм аларда һич тә зур үзгәрешләр булыр дип башыма да китерми идем. Ләкин Бөек Ватан сугышы музей-мемориалының өлкән фәнни хезмәткәре Михаил Черепанов белән аралаша башлагач, нык ялгышканымны аңладым.
– Сугышка башка төбәкләрдән алынган якташларыгызның күбесе бу исемлеккә кертелмәгән. Алар да Арча районында туып-үскән, сезнең газиз туганнарыгыз бит, – диде ул.
Һәм без аның белән һәр авыл җирлеге буенча сугышта катнашкан, әмма теге яки бу сәбәп белән исемлеккә кермәгән якташларыбызны ачыклау эшен башлап җибәрергә булдык. Бу башлангычыбызны район башлыгы Илшат Нуриев та хуплады һәм ярдәм итәргә вәгъдә бирде.
Эшне үземнең туган авылым Наласадан башларга булдым. Нәрсә дисәң дә, мондагы кешеләрне мин әлбәттә яхшырак беләм кебек иде. Әмма монда да мин уйлаганча җиңел генә барып чыкмады. Кызганыч, ул чорның шаһитлары калмады диярлек шул инде.
Михаил Валерьевич декабрьдә үк миңа сугышта һәлак булган һәм исән-сау әйләнеп кайткан авылдашларымның исемлеген җибәрде. Мин аны “Гасырларны кичкән Наласа” китабында басылган исемлек (ул авыл җирлегеннән алынган иде) белән чагыштырып чыктым. Ике исемлектә дә шактый аерма табылды: исән кайтканнарда – 55, һәлак булучыларда 24 кеше безгә моңарчы мәгълүм түгел иде. Михаил Валерьевич аларны кайдан алганлыгын безгә болай аңлатты:
“Сугышта катнашучыларның кайберләрен әсирлектә булганга күрә бу исемлеккә кертмәгәннәр. Бары тик узган гасырның 80нче елларында гына аларны рәсми рәвештә фронтовиклар дип таныйлар һәм Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләклиләр. Әлеге мәгълүмат РФ Оборона министрлыгының “Халык хәтере” (“Память народа”) сайтына куелган. Мин шуннан таптым. Әмма әле дә бу исемлек тулы түгел. Шулай да мин барлык сугышта катнашучыларны да эзләп табарга кирәк дип саныйм”.
Игътибар беләнрәк тикшереп карагач, өстәмә табылган кешеләрнең берничәсе безнең авыл җирлегенә караган Урта Бирәзә һәм Зур Бирәзәдән (ул элек Наласа авыл Советы составында иде) булуы ачыкланды. Мондый хәл тугач, без калганнарының да Наласадан булуын шик астына алып, тикшереп карарга булдык.
Бәхеткә, безнең авыл җирлегендә 1940 елгы хуҗалык кенәгәләре сакланган. Авыл җирлеге сәркатибе Илсия Сәлахетдиновага зур рәхмәт. Ул исемлектәге кешеләрне шул хуҗалык кенәгәсе буенча барлап чыкты һәм берничәсенең, дөрестән дә, сугышка кадәр безнең авылда яшәгәнлеген ачыклады.
Михаил Черепанов җибәргән исемлектә булып та, безнең хуҗалык кенәгәсендә теркәлмәгәннәрне инде сугышка кадәр үк авылдан чыгып китеп, фронтка чит төбәкләрдән алынганнар дип уйларга кирәк. Андый авылдашларның кайберләре миңа билгеле дә. Мәсәлән, шомлы 30нчы елларда Наласадан кулак дип куылган “Күмәчләр” нәселеннән булган Гыйлемхан абый Сабирҗановны мин яхшы хәтерлим. Ул Казанда яшәде. Авылга еш кунакка кайта иде. Гыйлемхан абый 1918 елда Наласада туган, малай чагында ук әти-әнисе белән авылдан киткән, сугышка да Казаннан алынып, шунда кире әйләнеп кайткан. Андый ачы язмышлы кешеләр бер Гыйлемхан гына булмагандыр. Аларның исеме дә, Ватан өчен утка кергән газиз якташлар буларак, авыл уртасындагы һәйкәлдә булырга һәм безнең хәтердә мәңге сакланырга тиеш!
Ләкин без аларны да тагын бер кат тикшереп чыгарга булдык. Моның өчен элек “Хәтер” китабы редакциясендә эшләгән авылдашыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәфисә Габдрахмановага мөрәҗәгать иттек. Ул күбесенең, дөрестән дә, Наласада туганлыгын исбатлаучы архив документлары булуын хәбәр итте.
Әмма кайберләренең архив документларында туган җирләре төрлечә язылган. Шуңа күрә без андый кешеләрнең исемлеген аерым бирергә булдык, аларның да безнең авылдашлар булуын раслау эшен дәвам итәчәкбез.
Тарихи гаделлекне торгызырга ярдәм иткән хөрмәтле Михаил Валерьевичка һәм Нәфисә Газизовнага барлык авылдашлар исеменнән зур рәхмәт. Бу изге эшне башка авыл җирлекләре дә дәвам итәр дип ышанам.
Редакция әлеге катлаулы, ләкин бик мөһим эшне башкарып чыгарга ярдәм итәргә әзер! Сездән хәбәр көтәбез.
P.S. Бу мәкалә Интернет челтәрендә дә таралгач, бәлки, исемлектәге авылдашларыбызның туганнары да табылыр. Аларның язмышларын да ачыклыйсыбыз килә. Безнең белән элемтәгә керүләрен сорап калам. Телефоным: 89179076963.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Комментарии
0
0
Бу исемлекне тикшергәндә ни өчен 1895,1896, 1927 елгы татар кешеләре сугышка эләккән дигән сорауга да җавап эзләргә кирәк. Сугыш заманы законнары буенчада алар сугышта булырга тиеш түгелләр иде.
0
0