Алдагы ике көндә һава торышы ничек булачак?
Көннәр җылыта.
Татарстанда алдагы ике көндә температура +17 градуска кадәр күтәреләчәк.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, иртәгә, 11 апрельдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын. Төнлә һава температурасы 0..+5 градус тәшкил итсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы +12..+17 градуска кадәр күтәреләчәк
12 апрельдә дә алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Җил көнчыгыштан, талгын. Төнлә һава температурасы -1..+4, көндез исә +10..+15 градус тәшкил итәчәк, дип яза Татар-информ
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/ya-itrg-chamalyy-17-graduska-kadr-ylyt
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев