erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алданмагыз!

Игьтибарлы булыгыз!

Социаль челтәрләрдә тавыш белән яздырган хәбәрдә бер хатын-кыз "Алданмагыз, сак булыгыз!", - дип кисәтә. Янәсе газ, ут квитанцияләре яңача килә башлаган. Суммасы язылган страховка дигән графасы да бар икән. Ул страховканы түли күрмәгез, янәсе, бер түләсәң, гел түләргә туры килә икән. Мин үзем ватсапка килгән мондый хәбәрләргә ышанмыйм. Әмма ышанган кешеләр бар. Дөрестән дә, андый квитанцияләр килергә мөмкин бит! Һәм шул квитанцияләр белән түлиләр дә! Без "Сабагаз" идарәсенең  Арчадагы бүлеге җитәкчесе Илшат Сабиров белән сөйләштек. "Мондый түләү страховкасы язылган квитанцияләрне безнең ""Газпром трансгаз Казан" җәмгыяте җибәрми, - дип аңлатты ул. - Бездә бернинди дә страховка юк. Бу мошенниклар эше булуы ихтимал. Суммасы белән страховка графасы язылган квитанция килә икән, бу квитанция буенча бөтенләй түләргә кирәкми. Дөрес, безнең квитанцияләрдә үзгәрешләр булды: лицевой счет номерлары үзгәрде". Хөрмәтле сайтны укучылар, газ, ут квитанцияләренә игьтибарлы булыгыз. Алданмагыз! Ә яңа лицевой счет номеры һәм газ өчен түләү буенча банк реквизитлары 2022 елның сентябре квитанцияләрендә язылды. Бәлки мошенниклар шушы үзгәррешләрдән файдаланып калырга уйлаганнардыр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре