Алинә Заһитова ярышларында катнашмаячак
Ул алып баручы булачак.
Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Россия җыелма командасының контроль ярышларында катнашмаячак. Бу турыда Россия тимераякта фигуралы шуу федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Мин 12-13 сентябрьдә контроль ярышларда катнашмаска карар кылдым, чөнки хәзерге вакытта миңа үземне яңа вазифада, «Ледниковой период» алып баручысы сыйфатында сынап карарга кызык. Минем үтенечемә аңлап каравыгызны сорыйм», — дигән Алинә Заһитова.
фото: яндекс.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев