erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алия социаль челтәрләр аша Рамил Шәрәповны Айванга сабантуеначакыра. Һәм Рамил Айванга кайта!

Сабантуй татарча көрәш белән тәмамланды.

Шимбә көн авылларда сабантуйлар гөрләде. Без Айван авылында булдык. Туган авыл. Авылдашлар, сыйныфташлар очраша торган көн. Мәйдан янына төшеп кенә баскан идек яныбызга уртанчы апа Нурсөянең сыйныфташы Тәлгать Мингалиев  килеп җитте. “Ник очрашуга килмәдең?” – дип сорады ул ападан. Тагын бер сыйныфташлары Ильяс Әскаров та килеп туктады яныбызга. “8не бетергәнгә 50 ел гомер үтеп киткән, – диде Тәлгать дулкынланып. – Менә шул уңайдан сыйныфташлар җыелдык та Арчада сыйныф җитәкчебез Сәрия Гыймаевна Абдуллинаның хәлен белдек. Күңелле булды...”. Афәрин, сыйныфташлар! Иртәдән очрашканнар. Айван сабантуена да өлгерделәр.

Ә бераздан инде Тәлгать Мингалиев мәйдан түрендә иде. Хатыны Галина белән бергә яши башлауларына 45 ел. Янәшәләренә Тәлгатьнең сеңлесе Тәнзилә белән Фәрит Миңнуллиннар чыгып басты. Аларның да бергә яши башлауларына 45 ел. Һәм өченче пар – шулай ук 45 ел бергә гомер итүче Дания белән Файсал Зиннәтуллиннар. Бар да Айван авылында гомер итүче парлар. Сабантуен алып баручылар Альмира Гатауллина һәм Гөлзилә Миңнуллина юбилярларны мәйданга чакырып, матур итеп котладылар, бүләкләр тапшырдылар.  Әнә шулай сабантуе истәлекле вакыйгалар белән үрелеп барды. Хезмәт алдынгылары, авылның өлкән кешеләре, сугыш чоры балалары, юбилярлар, яңа өйләнешкән парлар, яңа туган балалар... Ел да нинди дә булса берәр кызыкны уйлап тапмый калмыйлар.

Сабантуен авыл халкы акча җыеп үткәрә. “Сафия” хуҗалыгы да ярдәм итә. Ә артистлар акчаны күп сорый, шуңа да Айванга зур артистларны чакырып булмый, диләр. Эх, Казаннан берәр артист та булса, дип хыялланырга гына кала. Һәм шул вакыт... мәйданга татар эстрадасы артисты, шаян сүз остасы Рамил Шәрәпов килеп чыкмасынмы?! Халык “Ах!” итте. Күңелле генә барган сабантуе тагын да күтәрелеп китте. Ә иң кызыгы шунда: Рамил Шәрәпов Айванда бушка концерт куеп китте! Булмас дисезме?! Була икән шул менә! Айван авылыннан Алсу Әхмәтшина (кыз фамилиясе) кызы Алия социаль челтәрләр аша Рамил Шәрәповны Айванга сабантуена кунакка чакыра. Әлбәттә, артистны кунакка чакыручылар күп була. Алия җиңеп чыга! Рамил Айванга кайта! Халыкны рәхәтләндереп көлдереп, җырлап, сулы чиләк көянтәләр белән ярышларда катнашып, күңелле ял бүләк итә ул.

Айван авылы гомергә җырчыларга бай булды. Яшәсен үзешчәннәребез! Рәдиф Исмәгыйлев, Светлана Хаҗиева бик матур итеп җырлап, сабантуй кәефе бүләк иттеләр. Рәхмәт. Гомере буе мәдәният өлкәсендә эшләгән Гөлзилә Миңнуллина: “Айванда җырчылар азайды”, – диде. Йөрәк сыза... Фәния Шакирова, Зөлфия Яхина, Зөһрә Хәмитова, сезне без юксынабыз! Сабантуйлары сезнең белән гөрләп үтә иде! Сез бакыйлыкта шул хәзер... Вакытсыз киттегез. Авылдашыбыз Гүзәлия Җәләеваны да сагынабыз. Сабантуенда уеннарда (аркан, таяк белән тартыш һ.б.) катнашмый калмый иде. Мәйданга Гүзәлиянең җил-җил атлап чыкканын күрәсе килгән иде, юк, күрә алмадык. Коронавирус алып китте... Сүзебез дога булып барып ирешсен.

Ә тормыш дәвам итә. Мәйдан өстендә татар көйләре яңгырый. Рәхәтләнеп бииләр, аркан тартышалар, гер күтәрәләр,  кул көрәштерәләр, төрле уеннарда катнашалар...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сабантуй татарча көрәш белән тәмамланды. Көрәш батыры – авылдашыбыз Рөстәм Миннәшәев! Батырның җилкәсенә тәкә салдылар. Тәкәне инде менә ничә ел авылдашыбыз Фаил Хаҗиев улы – Рафил бүләк итә. Исән-сау булып, теләкләре кабул булсын! Рәхмәт оештыручыларга!

 Киләсе сабантуйларга кадәр!

 

Мәйданда бәйрәм тантана итә. Эстрада артисты Рамил Шәрәпов  җырлый, кем көрәшә, кем бии...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X