erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алмаз -- Европа чемпионы! Котлыйбыз!

Арча егете Алмаз Закиров шимбә көнне төнлә генә Санкт--Петербургтан Арчага кайтты.

Тренеры Газинур Борханов, районның таэк--вондо буенча федерация рәисе, әтисе Илфат Закиров белән Санк--Петербургта  сугышчан сәнгать фестивалендә катнашты. Алмаз спортның ике төре буенча чыгыш ясады. Ул хапкидо буенча Европа чемпионатында, таэк--вондо буенча Бөтенроссия турнирында катнашты. Бу ярышларда Алмаз Татарстаннан берүзе катнаша. Тренерыннан: "Нинди өметләр белән бардыгыз? Җиңәрегезгә ышаныч бар идеме?" -- дип сорыйм. Тренеры Газинур Борханов: "Җиңәбез! Призлы урынны алабыз, дип бардык, -- диде. -- Чөнки мин Алмазның мөмкинлекләрен, әзерлек дәрәҗәсен яхшы беләм". "Таэк--вондоны чамалыйбыз, ә менә хапкидо нинди спорт төре", -- дип сорыйм. "Хапкидо ул Кореянең сугышчан сәнгате, -- дип аңлатты тренер. -- Көндәшеңне нинди генә шартларда да сугышчан алымнар белән йолып алу, җиңү. Хапкидо алымнарын Кореяда гына түгел, күп илләрдә армиядә, полиция һәм төрле көч структураларында кулланалар. Ә хәзер менә спорт төре буларак кереп китте ". 

85 кг. авырлыктагылар арсында Алмаз Закиров чемпион булды. Австрия спортчысын җиңә ул! Котлыйбыз Алмаз!  Шунда ук Таэк-вондо буенча да призлы урынны ала.Тулырак итеп район газетасында язарбыз. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу кызыклы: Корея үз тарихында 900ләп хөҗүмгә дучар була. Һәм аның халкы хапкидо алымнарын куллану нәтиҗәсендә дошманнарын җиңеп бара. Хапкидо рухы ул -- туган илеңне ярату, аңа бирелгәнлек һәм тугры калу. Хапкидо 1963 елда гына рәсми исем ала. Мәгънәсе: хап -- фикерне туплау, ки -- энергия, до -- юл төшенчәсен аңлата. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X