erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Алмаз Хисаметдинов җитәкчелегендәге делегация Әтнә районында булды

“Әлеге сәяхәтнең максаты агросәнәгать комплексы өлкәсендә, аерым алганда терлекчелек мәсьәләләре буенча тәҗрибә уртаклашу иде“, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Рамазанов.

Әтнә районы 1990 елның 25 октябрендә оешты. Аңа кадәр без бер район булып яшәдек. Ул зонада бердәнбер миллионер “Искра“, әйдәп баручы “Игенче“, “Чулпан“ колхозлары бар иде. Алар белән легендар шәхесләр Фәйзи Галиев, Әдһәм Сәмигуллин, Наил Сабиров җитәкчелек итте.

Әтнә районы бүгенге көндә сөт җитештерү буенча республикада үрнәк итеп куела торган районнарның берсе. Барысы 36,5 мең баш мөгезле эре терлекләре, шул исәптән 12 мең 291 баш сыерлары бар. Районда барлык хуҗалыкларда диярлек сөтчелек комплекслары төзелгән. Аларда сыерлар бәйләмичә асрала. Комплексларда төрле программалар кертелгән. Хәзерге вакытта бер сыердан уртача көнлек савым – 34 килограмм, тәүлеккә 400 тоннадан артык сөт савалар.

– Без мөгезле эре терлекләрне, шул исәптән бозаулар һәм сыерларны асрау технологияләре белән кызыксынып таныштык, – ди А.Рамазанов. – Төзелә торган комплексларда булдык. Артык чыгымнар тотмыйча төзиләр, исәп-хисап эшләре бик төгәл куелган. Биредә күргәннәр безнең хуҗалыклар өчен дә файдалы булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев