«Алтын булса да торган җир, сагындыра туган ил» проектына нәтиҗә ясалды
Быелгы елның 1 июненнән “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте филиалы “Арча мәгълүмат үзәге” тарафыннан районыбыз авылларына багышланган яңа проектка старт бирелде.
Районыбыздагы авылларның бүгенге тормышы, тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәни мирасы, һөнәрчеләре белән танышып, туплаган мәгълүматны газетада махсус язма, сайт һәм социаль челтәрләрдә видеоклип буларак укучыларыбызга җиткерү максатын куйдык.
“Арча хәбәрләре” газетасында районыбыз авылларына багышланган махсус рубрика булдырылды. Авыллар арасыннан 12сен сайлап, аларның бүгенгесен һәм үткәнен өйрәндек. Иске Чүриле, Кушлавыч, Айван, Яңасала, Апаз, Пошалым, Шурабаш, Мәмсә, Курса, Мирҗәм, Әрнәш, Курса-Почмак – проектта катнашкан авыллар. “Алтын булса да торган җир, сагындыра туган ил” проектын тормышка ашыру барышында авыл җирлеге җитәкчеләре, авылның халкы, үзешчән җырчылары белән берлектә зур хезмәт башкарылды.
Әлеге авылларга багышланган җырларга клип төшердек. Бу клиплар безнең Ютуб каналга һәм сайттагы язма янына куелды. Бүгенге көндә Ютуб-каналыбызда 980 язылучы бар. Безне карап баручылар авыллар турындагы клипларны да кызыксынып карадылар. Мәсәлән, бүгенге көнгә Айван авылы клибын 4174 кеше, Апаз авылы клибын – 2130, Шурабаш, Мирҗәм авыллары клибларын 1900дән артык кеше караган. Айга ике тапкыр авыллар турындагы язмалар газета битләрендә урын алды. Язмалар янына, замана таләпләренә туры китереп, QR-кодлар куйдык. Алар ярдәмендә газета укучылар смартфоннардагы махсус кушымта аша сайтта урнаштырылган клипларны карый алдылар.
“Алтын булса да торган җир, сагындыра туган ил” проектын тормышка ашырып, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек, үзеңнең туган җиреңә, туган телгә карата мәхәббәт хисе тәрбияләргә дигән максат куйдык. Безнең проект Арча районда яшәүче барлык халыкларның гореф-гадәтләрен хөрмәт иткән һәм үстергән, тарихны торгызган һәм киләчәк буыннарга бәяләп бетергесез мирасны тапшырган кешеләрне күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Проект кысаларында без бүгенге көндә гөрләп яшәүче авыллар белән беррәттән инде югала барган авылларга да игътибарны юнәлтергә теләдек. Аз гына булса да, аларның да халкы бар. Онытылып баручы булса да, аларның да тарихы һәм гореф-гадәтләре яши. Безнең проект нәтиҗәсендә алар да бүген җырлы һәм клиплы булды.
14 октябрь көнне үзебезнең башкарган хезмәтне күрсәтер өчен районыбыз халкын Мәдәният йортына чакырдык. Берничә ай дәвамында тормышка ашырган проектның нәтиҗәсе гала-концертта тамашачылар хозурына тәкъдим ителде. Үзешчән җырчылар белән беррәттән сәхнәдә Татарстанның халык артисты, якташыбыз Рөстәм Закиров һәм танылган шагыйрь Рифат Җамал да чыгыш ясады. “Пошалым чаналары” җырыннан тыш, Рөстәм Закиров тагын бер популяр җырын башкарды. Чакыру өчен рәхмәт сүзләрен җиткереп, әлеге чарага соклану хисләрен белдерде.
“Мирҗәмем – җир яме” җырының сүзләре авторы Рифат Җамал да якташларына ихлас теләкләрен җиткерде. “Зур сәхнәләрдә чыгыш ясыйм, тик сезнең алдыгызда ниндидер дулкынлану белән басып торам”, – дип башлады ул үз чыгышын. “Әле ярый кайтыр җирем, Арчам бар. Бирегә мин һәрвакыт бик теләп кайтам. Сез минем якташларым. “Мирҗәмем – җир яме” шигыренең язылу тарихын сөйләгәнче, үземнең гаять ялкау кеше икәнлегемне әйтеп китәм. Мин шигырьләрне бервакытта да махсус утырып язмыйм. Алар минем күңелгә килә һәм мин аларны теркәп куям. Әнә шулай күңелгә килгән эшләрне башкарып йөрим. Тик Мирҗәм турындагы шигырьне чынлап та язарга туры килде. Авылдашлар соравы буенча авылым турында 8-9 куплетлы шигырь иҗат иттем һәм көй авторы Рәсимә белән җыр өчен берничә куплетын гына сайлап алып эшкәрттек”, – дип дәвам итте шагыйрь. Әлеге хезмәтенең үзенә дә аеруча ошавын әйтте таләпчән язучы һәм тормышчан шигырьләрен башкарды.
Концерт барышында 12 авылның 12 клибы зур экранда күрсәтелде, ә сәхнәдә җырлар башкарылды. Һәр җыр аерым тарихка ия. Җырларны иҗат итүчеләр һәм башкаручылар алар белән бүлешеп, әлеге хезмәтебез өчен рәхмәт әйттеләр.
“Районыбыздагы күп кенә авылларның җырлары бар. Безнең Айванның үз җыры булмавы инде күптән күңелне тырнап йөри иде. Альмира Мидхәтовнаның авылыбыз турында җыр язарга кирәк диюенә 10 еллап бар инде. “Арча хәбәрләре”нең бу проектны башлап җибәрүе җырны иҗат итәр өчен безгә зур этәргеч булды. Авылыбызның активистлары Альмира Гатауллина, Румия Надршина һәм Гөлзилә Миңнуллина мине төрле яклап кыстылар, бу юлы инде мин аларга каршы бара алмадым. Кыюсызланып кына, борчу белән алындым бу эшкә”, – дип чыгыш ясады “Айваным” җырының сүзләр авторы һәм башкаручысы Рәдиф Исмәгыйлев.
Концерт ахырында барлык катнашучылар яңадан сәхнәгә чакырылды. Аларга истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
“Алтын булса да торган җир, сагындыра туган ил” проектының куанырлык нәтиҗәсе бар. Алдыбызга куйган максатларга ирешеп, җырсыз авылларны җырлы һәм клиплы иттек.
ез «Арча хәбәрләре» газетасында Арча районы авыллары һәм авылларына багышланган махсус
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев