erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

«Алтын гомер көзем» бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында «Арча хәбәрләре» газетасы сайтында фотолар бәйгесе уздырылды

Бәйгедә көзге табигатьтә төшкән фотолар катнашты. Барысы 33 катнашучы арасында 10 көн дәвамында «көрәш» барды.  

Катнашучылар арасында җиңүчеләр тавыш бирү юлы белән билгеләнде.

1 урын – Яңа-Чүриле интернат-йортынан Фиркать Айзатуллов (8918 тавыш)

2 урын – Сөрде авылыннан Дания Мөхәммәтгалиева (8279 тавыш)

3 урын – Хәсәншәех авылыннан Ясминә һәм Рәвхәт Сәгыйтьҗановлар (1500 тавыш),

4 урын – Кысна авылыннан Сәрия Йосыпова (1426 тавыш)

 

17 октябрьдә җиңүчеләр редакциягә чакырылды. Аларны баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллин сәламләде һәм дипломнар, бүләкләр тапшырды. Акчалата бүләкләрне бәйгенең иганәчесе Арча шәһәрендәге «Ай да роллы» кафесы хуҗасы Айдар Сәгъдиев тәкъдим итте.

Җиңүчеләр рәхмәт сүзләрен җиткерде. Алар әйтүенчә, тавыш бирүдә район гына түгел, республика, хәтта башка ерак шәһәрләр дә катнашкан.

- Санкт-Петербургта яшәүче кызыбыз да андагы танышлары белән бергә тавыш бирде. Мондый бәйгедә беренче тапкыр катнаштык. Азарт белән, кызыксынып, ярыша-ярыша тавыш бирдек, – диде өченче урын алучы Сәгыйтьҗановлар гаиләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев