«Алтын гомер көзем» бәйгесенең җиңүчеләре билгеләнде
Газетабыз сайтында Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында районның социаль яклау бүлеге белән берлектә «Алтын гомер көзем» исемле фотолар бәйгесе узды
Бәйгедә 60 яшьтән узган ир-атлар һәм 55 яшьтән узган хатын-кызлардан көзге табигатьтә төшкән фотолар катнашты. Барысы 33 катнашучы арасында 10 көн дәвамында «көрәш» барды.
Катнашучылар арасында җиңүчеләр тавыш бирү юлы белән билгеләнде.
1 урын – Яңа-Чүриле интернат-йортынан Фиркать Айзатуллов (8918 тавыш)
2 урын – Сөрде авылыннан Дания Мөхәммәтгалиева (8279 тавыш)
3 урын – Хәсәншәех авылыннан Ясминә һәм Рәвхәт Сәгыйтҗановлар (1500 тавыш), Кысна авылыннан Сәрия Йосыпова (1426)
Җиңүчеләрне котлыйбыз. Бүләкләү тантанасы 17 октябрь көнне узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев