Алтын куллы ханымнар
Аралашып китеп, сораша башласаң, хәзер күп кеше кул эше белән шөгыльләнә
Кайберләре шулай акча эшли, икенчеләре вакытын файдалы үткәрә, өченчеләре кызыксынып тотына да, аерыла алмый. Ничек кенә булмасын, кул эше һәрберсенә рәхәтлек, күңел тынычлыгы бирә. Әлбәттә, финанс ягыннан да файдасын күргән кешеләр бар.
Саный китсәң, ни белән генә шөгыльләнми безнең хатын-кызларыбыз, ир-егетләребез. Кемдер түбәтәй, картиналар чигә, икенчесе бизәнү әйберләре ясый, сабыннан чын сәнгать әсәре иҗат итә, өченчеләренең агач, калай эшләренә кулы бара. Вакыт үткәрү, күңел тынычлыгы алу өчен, дип җайлы гына әйтәбез дә, чынлап карасаң, аның өчен, беренче чиратта, сәләт тә кирәк. Мин тегә, яисә чигә башлыйм, дип кенә аңа тотынып булмый. Димәк, кул эше остасы булу өчен тәвәккәллек тә, тырышлык та, сабырлык та, сәгатьләр буе бер урында утыра алу да кирәк.
Арчада үткән чараларда да, авылларда да шундый талантлы кул эше осталары белән очрашып, аларның хезмәтләренә сокланып кайта идек. Безнең кебек үк гап-гадиләр, әмма аерма шунда, аларның куллары алтын. Арчада яшиләр, күрешеп, аралашып йөрибез, тик нинди сәләтле кешеләр икәнлекләрен менә шундый чаралардан соң гына беләбез.
Бер төслегә икенчесен үрәм
Кул эше белән шөгыльләнү Флера ханымга күңел тынычлыгы, рәхәтлек бирә.
Флера Шәйхуллина 28 ел халыкны социаль яклау бүлегендә социаль хезмәткәр булып эшләде. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. Бер ул тәрбияләп үстергән, бүген ике оныгы өчен сөенеп гомер итә.
Флера ханым тик торырга күнекмәгән, бәйләү, тегү белән шөгыльләнә. Ул бәйләгән, теккән киемнәрнең күбесе, билгеле инде, оныклары өчен. Искиткеч матур күлмәкләре, кофталары, юбкалары белән оныклары Ралинә белән Зәлинәне курчак кебек матур итеп киендерә.
Үз кулларым белән чигү чигәм,
Бер төслегә икенчесен үрәм
Гади генә булган тормышымнан,
Мин һәркөнне бер матурлык күрәм!
Флера ханымның тормыш девизы менә шундый. Мәктәпкә кергәнче үк бәйләргә өйрәнә кыз. Әнисе тирәсендә йөри, кызыксына, сораша, аннан үзе кулына энәләр белән җеп ала. Башта оекбашлар, аннан сумкалар бәйли. Ә мәктәптә 3-4нче сыйныфларда укыганда үзенә кофталар, жилетлар бәйләп кия. “Чәпәлиләр” бәйләргә өйрәнә.
– Эшләгәндә яраткан шөгылем белән утырырга вакыт булмады. Пенсиягә чыккач, иркенләп тотындым. Матур җепләр күрәм дә, алып кайтам. Аннан телевизор караганда, сөйләшеп утырганда бәйләргә тотынам, – ди Флера ханым. – Хәзер костюмнар, кофта-юбкалар, мунчалалар да бәйлим. Оныгым биюгә йөри. Аңа гетралар бәйләп бирдем. Үзе белән бергә биюче кызларның әниләре заказ да бирде. Аларның да гозерләрен кире какмадым. Чөнки бу эш миңа күңел тынычлыгы бирә.
Дәрестән куып чыгардылар
“Нәрсәдер эшлисем килә икән, төннәр буе утырам, әмма теләгемә ирешмичә туктамыйм”, – ди Лилия ханым.
Күпербашта яши ул. Ике бала анасы, оныгы Азалия үсеп килә. 1989 елдан Арча үзәк хастаханәсендә эшли. Медицина хезмәткәре. Башта ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, аннан бала тудыру, терапия, 2001 елдан яңадан ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегендә. Аны Арчада белмәгән кеше бармы икән?! Якты йөзле, ачык карашлы, йомшак куллы, аралашучан. Рәхәт кеше. Моңа кадәр исәнләшеп кенә йөри идек, бу юлы, беренче тапкыр сөйләшүгә карамас-тан, шунда ук уртак тел таптык.
Лилия Сәгыйтьҗанова кечкенәдән рәсемнәр ясаган. Әле дә бу шөгылен дәвам итә. Карикатуралар иҗат итәргә ярата ул.
– Медицина училищесында укыганда дәрескә кергән укытучыларга карикатуралар ясап утыра идем. Безне мыс-кыл итеп утыра, дип, дәрестән куып чыгарган очраклар да булды, – ди ул көлеп.
Бәйләүне үзләштерә. Әни белән Гәүһәрия апам өйрәтте, ди. Бөтен нәрсәне үзе бәйләп кия. Түбәтәй чигәргә өйрәнә.
– Кайнанам чигә иде. Өйрәтергә куштым. “Күзеңне бетереп утырма. Кирәкле эш түгел”, – дип каршы килде. Эшлисем килде, үзлегемнән өйрәндем, качып булса да чиктем. Аннан өйрәтми булдыра алмады инде. Үзе ул эшне ташлады, бөтен кирәкле әйберләрен миңа бирде, нечкәлекләренә өйрәтте, – диде Лилия. – Ун ел буе түбәтәй чиктем.
Шунда ул интернетта кәрҗиннәр үргәнне күреп ала. Шул көннән тынычлыгы югала. Ничек тә бу эшкә дә өйрәнәсе килә башлый. Казанга барып, түләүле осталык дәресләренә язылып, барыбер үз дигәненә ирешә.
Моннан тыш, төрле табигый материаллардан эшләнмәләр ясый. Башта балаларына, хәзер оныгына. Бер эше районда беренче урынны алып, республика күләмендә үткәрелгән күргәзмәгә дә җибәрелгән.
– Әнә шулай бөтен нәрсәгә дә өйрәнәсе, эшләп карыйсы килә, – ди Лилия. – Ә минем гадәт, телим икән, нәтиҗәгә ирешми туктамыйм.
Өйрәнгәнең үзең өчен
Районның иң яхшы кондитеры буларак, Чехословакиядә дә булып кайта Мөслимә Фәйзиева.
Белеме буенча кулинар-технолог ул. Бу өлкәдә бик күп уңышларга ирешә. Ә пешерү эшенә өйрәнеп китүе белән әбисенә, әнисенә рәхмәтле. Чөнки кечкенә вакытыннан ук шуларга булышып үскән. Синеке әйбәтрәк чыга, дип мактап җибәрсәләр, күңеле тагын да үсеп киткән. Өйрәнгәнең үзең өчен, диләр бит. Бу шөгыле аны гомере буе озата барган, мактаулы исемнәргә, дәрәҗәләргә ирешергә булышкан.
– Югары сыйныфларда укыганда камыр ризык-ларын үзем генә пешерә идем инде. 10нчы сыйныфта укыганда Арчада кондитерлыкка да укыдым. Аттестат белән бергә кондитер белгечлеге дә алдым. Шул елны октябрьдә Арчадагы кондитер цехында эшли дә башладым. Аннан икенче мәктәпкә кондитер итеп куйдылар. ВЛКСМның көмеш медале белән бүләкләндем. 1983 елны кооператив техникумга укырга кердем. Комсорг итеп куйдылар, партиягә алдылар. Иң алдынгы кондитер буларак, делегация составында Чехословакиягә җибәрделәр, – дип искә ала Мөслимә ханым.
Аннан ул Яңа Кырлайда кафеда, Яңа Кенәр кондитер цехында мөдир була. Яңа Кырлай егетенә кияүгә чыга. Ике елдан гаилә Арчага күчеп килә. Яңадан яшь ханым кондитер цехына эшкә урнаша.
– Әмма аннан китәргә туры килде. Балаларны бакчага урнаштыру өчен 6нчы балалар бакчасына завхоз булып кердем. Аннан 10нчы балалар бакчасына күчтем. Шуннан лаеклы ялга чыктым, – ди Мөслимә Фәйзиева. – Ялга киткәч тә тик ятмадым. Күрше-тирә районнарга кадәр барып, юбилейларга, туйларга әзерләп йөрдем. Ул чакта туйлар 2-3 көн бара, 90лап кеше җыела иде. Берсеннән-берсе күреп, ишетеп чакырып кына тордылар. Әле дә дәшәләр, тик хәзер йөргән юк. Яшь бара. Киңәшләрем белән генә ярдәм итәм. Дөрес, сорап килгәндә танышларыма чәкчәкләр ясап, гөбәдияләр, казлар пешереп, бизәп бирәм. Гозерләп сорагач каршы килә алмыйм.
Хәзер ул өйдәгеләрне, балаларын, оныкларын тәмле камыр ризыклары белән сыйлап кына тора. Тортларга кадәр үзе пешерә. Анысына да кондитер цехында эшләгәндә өйрәнгән булган. Онык-ларын да кечкенәдән камыр эшенә өйрәтә. Эшләгәнең башкалар өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен кирәк булуын үз тәҗрибәсендә белә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев