erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алтын туйлар гөрли Арчада

Алтын туй – еллар сынавына бирелмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр бергә яшәү өчен күпме сабырлык, акыл, өмет, ышаныч кирәк

Иске Чүриледән Клара һәм Мансур Мостафиннарның үз-үзләрен тотышлары сок-ландырды. Куллар кулда, күзләр күздә, бер берсенә ягымлы елмаялар. Бүген генә өйләнешкән пар диярсең. Чынлыкта, алар илле ел бергә гомер итеп, алтын туйларын билгеләп үтә. 

Клара белән Мансур Мостафиннар икесе дә Сахалин өлкәсенең Ручьи авылында туган һәм балачактан бер-берсен белеп үскән. 
– Клара миңа һәрвакыт ошый иде. Янына барырга гына оялдым. Шунда бер төркем яшүсмер малайлар дуслашу өчен кызлар сайлый башладык. Ә миңа сайларга кирәк тә түгел, күптән билгеле. Һәм мин кәгазь битенә дуслашырга теләвемне әйтеп яздым да туганнан туган энекәш аша аңа тапшырдым, – дип искә ала Мансур Мостафин. 
– 1966 ел иде ул. 9 май. Миңа 13 яшь. Өлкән бала буларак, өйдәге бөтен эш минем өстә. Тау кадәрле итеп өелгән утынны ярып бетерергә кирәк. Эшкә тотындым... Шунда минем янга Радик килде дә хат тапшырды. Анда өч сүз: “Әйдә дуслашыйк. Лачын”. Мин бик үткен кыз идем. Укыдым да: ”Лачынга әйт, дуслашасы килсә, утын ярырга булышсын. Бу шартка риза булса, дуслашырга каршы түгел”, – дидем. Мансур килде. Үзе генә дә түгел. Шул көннән башлап дуслашып киттек, тора-бара дуслык мәхәббәткә әверелде. Хәтерлим әле, ике ел дуслашып йөргәннән соң, Мансур минем битемнән үбеп алды. Мин өйгә йөгереп кайттым да бу турыда кечкенә сеңлемә сөйләдем һәм... еладым. Нинди чиста хис булган,  – диде хатыны. – Тормыш дәверендә күп авырлыкларны бергә җиңәргә туры килде. Апам вафат булды, аның ике баласын үзебезгә алдык. Инвалидлыкка китергән авыруым һәм башка бик күп сынаулар. 50 ел 50 көн генә түгел бит. Әмма минем Мансурга булган мәхәббәтем арта һәм көчәя генә барды.Ул бервакытта да миңа тавыш күтәрмәде, авыр сүз әйтеп хәтеремне калдырмады. Балалар алдында бездә һәрвакыт әти хаклы иде. Хәзер бергәләп бүгенге тормышка сөенәбез, җырларга, биергә яратабыз, өч улыбыз, ике кызыбыз белән горурланабыз, тугыз оныгыбызга шатланабыз.   

Мостафиннар күптән инде Иске Чүриледә. Күршеләре белән дуслыклары нык. Ике як күршеләре хәтта үзләрен котларга килгән һәм иң матур сүзләр белән теләкләрен җиткерде. Иске Чүриле авыл җирлеге сәркатибе Алинә Галиева, район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина аларны алтын туйлары белән котлады. Төпчек уллары Артем: “Сезнең тәрбиягез нәтиҗәсендә йөзегезгә кызыллык китермәслек итеп яшибез”, – диде.  
– Мин Кларага зирәклеге һәм түземлеге өчен рәхмәтлемен. Ул сәүдә, мин 22 ел эчке эшләр системасында эшләдем. Гаиләне алып бару аның өстендә булды. Өйдә хатын-кыз баш булса яхшырак, ә мин гаиләмдә бар да булсын өчен тырыштым, аны сакладым, якладым, – диде Мансур Мостафин.
– Яшь парларга теләгем – дус яшәгез, бер-берегезгә юл куя белегез, шатлыкларны да, борчуларны да бергә кичерегез, өйдә булганны тышка чыгармагыз, өй эчендә калсын, – диде Клара ханым.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Һәр мизгеле хәтердә

Бу көнне Арчадан Венера һәм Сирин Мөдәрисовлар һәм Иске Чүриледән Клара һәм Мансур Мостафиннар алтын туйларын раслап, ЗАГС бүлегенең дан китабына кул куйды, аларга “Алтын туй” таныклыгы тапшырылды, ир белән хатын, мәхәббәт һәм тугрылык билгесе буларак, алтын туй медальләре белән алышты. Гаилә вальсы аларны яшьлекләренә алып кайтты, Булат Бәхтияров җырлары бәйрәм бүләге буларак яңгырады.

Венера һәм Сирин Мөдәрисовлар бүген бик бәхетле. Ә гаилә төенен алар ничек чишә башлады, тормыш дәверендә төерләре булдымы? 
– Илле ел бик озын, шул ук вакытта бик кыска да. Әле генә кебек, әмма шул арада балалар да үсеп җиткән, оныклар да янда бөтерелә. Хәзер әби, дәү әни булып түрдә утыру да зур бәхет, – диде район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина аларны юбилейлары белән тәбрикләп.
Илле ел үткән... Ә танышулар әле дә исләреннән чыкмый. Яңасала кызы Венера Лаеш техникумын тәмамлап, туган ягына колхозга икътисадчы булып эшкә кайта. Буа ветеринария техникумында укып, кулына диплом алган шул ук районның Зур Кырлангы авылы егете Сиринне дә Яңасалага билгелиләр. Менә шунда күреп ала да инде ул кызны. Тора-бара күңелләренә мәхәббәт дигән гаҗәеп матур хис кереп оялый. Яңа гаилә тууның башы да шул була. Ул көннәрнең һәр сәгатен түгел, һәр мизгелен бүгенгедәй хәтерли Мөдәрисовлар. 
 Ә тормыш һаман алга тәгәри. Илле ел эчендә мәшәкатьләре дә, сынаулары да, шатлыклары да күп була. Балалар туа, үсеп башлы-күзле була, оныклар үсеп җитә, оныкчыклар белән сөендерә. Хезмәттә дә икесе дә алдынгылар рәтеннән төшми, иң мөһиме, халык арасында хөрмәт казана. 
Сирин Мөдәрисов күп еллар Арча ветеринария берләшмәсендә ветеринария табибы булып эшли. Хезмәт стажы 52 ел. Һәм ул әле дә сафта. Венера ханым да янында гына, 42 ел дәвамында шул берләшмәдә лаборантка хезмәтен башкара. Биредә аларны ихтирам итәләр. Шул хөрмәт йөзеннән әлеге тантанага да котлый килгәннәр. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Азат Хәлфин бу парга иң изге теләкләрен җиткерде. Кызлары Миләүшә үзләрен котлады, онык-лары бию бүләк итте, туганнары якын итеп килгән иде. Оныклары биегәндә өлкәннәрнең күзләрендә горурлык чаткылары ачыктан-ачык сизелде.
– Барыгызга да зур рәхмәт. Һәрберегезгә шулай хөрмәткә лаек булып бергә-бергә гомер итәргә язсын, – диде Венера ханым. – Мин илле ел Сириннең ныклы канаты астында яшәдем. Безнең тормыш яшьләргә үрнәк булсын иде. Шатлыкларыбыз да, борчу-мәшәкатьләребез дә уртак булды. Сынауларны бергә җиңдек. Бүген тормыш корган яшьләргә дә алтын туйга кадәр сузыла торган мәхәббәт телим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев