Җәмәгать суды бинасы яңарды
Тарихка күз салсак, Арча районында җәмәгать судьялары 2000 елдан эшли
Арча районындагы җәмәгать судьяларының 1нче, 2нче участоклары бинасы – җәмәгать судьялары бүлмәләре, фойе, коридорлары һ.б. ныклап төзекләндерелде. Бинаны карарга, башкарылган эш сыйфатына бәя бирергә Казаннан Татарстан Республикасы Югары суды рәисе Азат Гыйльметдинов, юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, Татарстан Республикасының баш суд приставы урынбасары Андрей Белов кайтты. Эшлекле сәфәр вәкилләрен район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов каршы алды.
Башта яңартылган бина каршында тантана булды. Әлеге чарада район суды рәисе Марс Миндубаев, район прокуроры Ринат Кәримов та катнашты. Тантананы район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов башлап җибәрде.
“Бездә бик күп төзелеш, ныклап төзекләндерү эшләре алып барыла. Шундыйларның берсен бүген ачабыз, – дип сөйләде ул. – Кыска гына вакытта эшен сыйфатлы итеп башкарган төзүчеләр – подрядчы оешмага (“Дельта ширкәте) зур рәхмәт. Районда башкарылган төзелеш, төзекләндерү эшләре белән танышырга бер генә көн җитмәячәк. Республикада, шул исәптән безнең Арча районында да менә шундый төзелеш, ныклап төзекләндерү программаларының тормышка ашырылуы өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт. Җәмәгать судьялары бинасын төзекләндерү, яңарту кирәкле, мөһим эш. Бу бинага озак еллар хезмәт итәргә, файда китерергә язсын”.
Татарстан Республикасы Югары суды рәисе Азат Гыйльметдинов: “Бүген без бик тә әһәмиятле вакыйга – ныклап төзекләндергәннән соң җәмәгать суды бинасын ачу тантанасына җыелдык, – дип сөйләде. – Суд биналарын ныклап төзекләндерүгә игътибар бирелгәне өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка олы рәхмәтебезне белдерәбез”.
Чыгыш ясаучыларны тыңлаганнан, нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырганнан соң яңартылган бинага үттеләр. “Татарстан Республикасында юстиция үсеше” дәүләт программасы кысаларында бинаны ремонтлау буенча түбәсеннән алып идәненә кадәр зур эш башкарылган. Яңа җиһазлар алынган, компьютер техникасы яңартылган, янгыннан саклану, сигнал, видеокүзәтү системасы көйләнгән. Бина каршындагы мәйдан да заманча матур итеп төзекләндерелгән.
Тарихка күз салсак, Арча районында җәмәгать судьялары 2000 елдан эшли. Алар эшләгән бина 1974 елда төзелгән. Җәмәгать судьялары башкарган эшләргә килгәндә, узган ел алар 8348 эш караган, бу 2023 ел белән чагыштырганда 22 процентка күбрәк. Күргәнебезчә, эшләре арта бара. Җәмәгать судьялары гражданнар, җинаять һәм административ эшләр карыйлар һәм законнар нигезендә гадел карар чыгару юлларын эзлиләр. Анда эшләүчеләргә яңартылган бинаның игелеген күреп, гадел карарлар чыгарырга язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев