Андый хәл булмас, димә
Узган ел шушы чорда тугыз янгын булса, быел – 12. Быел Нефтебаза урамындагы янгында бер хатын-кыз һәлак булды
Арча янгын сүндерү-коткару гарнизоны җитәкчесе Искәндәр Юзаев һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Илдар Хәйруллин белән без райондагы вәзгыять турында сөйләштек.
– Апрельнең 13еннән алып дүрт көн рәттән янгыннар булды. Башта Ашытбашта элек пилорама булган, хәзер файдаланылмаган бина янды. Бик җилле көн иде. Сәбәбе ачыклана, әмма беренчел сәбәп – ут белән саксыз эш итү. Икенче көнне Чулпанда Гагарин урамы, 4 йортта янгын чыкты. Электр счетчигы аркасында. Артык көч килгән. Вакытында күреп алганнар. Читтән кайткан кешеләр яши. Йорт та, электр чыбыклары да иске. Апайкина-Гарьда төнлә янгын булды. Электр чыбыгыннан дип фаразлыйлар. Сәбәбе ачыклана. Сарай янып бетте, йортка да зыян килде. Күпербашта мунча яна башлаган. Сәбәбе – мунча миче чыгару кагыйдәсе бозылган. Аның мәҗбүри таләпләре бар. Әмма әлеге таләпләргә бик салкын карыйлар. Узган шимбәдә Төбәк-Чокырчада кеше яшәмәгән йортта янгын чыкты.
– Искәндәр Илнарович, янгынга каршы махсус режим нәрсәләрне күздә тота?
– Республиканың бөтен территориясендә коры үлән һәм чүп ягу, шулай ук торак пунктларда ачык һавада, табигатьтә ял иткәндә, бакчачылык ширкәтләре территориясендә ачык ут ягып ризык әзерләү, пиротехника куллану һәм башка ачык ут белән эш итү катгый тыела.
– Ә сез аны каян беләсез? Мәсәлән, районның ерак авылында чүп яндыралар, ди.
– Беренчедән, халыкның үзенең бу эшкә аңлы якын килүе сорала. Ут белән шаярырга ярамаганлыгын һәр кеше белергә тиеш. Икенчедән, без график буенча көн саен рейдларга чыгабыз. Аннан югары технология заманында яшибез, спутниктан карап та белергә була.
– Алда бәйрәмнәр. Шәһәрдән кунаклар кайта. Үз йортың территориясендә дә учак ягып шашлык пешерергә ярамыймы?
– Курса Разъезды, Наратлык, Үрнәк, Казанка якларында, гомумән, урман янында урнашкан урыннарда учак ягу катгый тыела. Ишегалдында шашлык пешерергә уйлаганда да, үз таләпләре бар. Учак һәр яктан бинадан кимендә биш метр ерак булырга тиеш. Җилнең кай яктан искәнен истә тотарга, кул астына янгын сүндергеч әзерләп куярга кирәк була. Һәр йортта су тутырылган бак, янгын сүндергеч (кибетләрдә сатыла, файдалану срогы биш ел), янгын сүндерү өчен кирәкле инвентарь булырга тиеш. Янгында иң ачу китергәне һәм күңелсезе – халыкның җыелып карап торуы, телефонга төшерүе. Мәсәлән, Ашытбашта. Көчле җил, өйләрен саклау турында уйламыйча, юл кырыена тезелеп бина янганны күзәтәләр. Тизрәк янгын сүндерүчеләрне чакырырга, алар килеп җиткәнче ничек тә булса ярдәм итәргә тырышырга кирәк. Телефон номерлары: 101, 112 (кәрәзле телефоннан), 3-35-91 (эш номеры).
– Сезнең күзлектән районда юллар белән хәл ничек тора?
– Зарлана алмыйбыз. Юл начар булу сәбәпле керми калган авыл юк.
– Кайбер очракта янгын сүндерүчеләр килеп җитмәде, машинада сулары да юк иде, дип зарланучыларны ишетәбез.
– Көн дә ике экипаж әзер тора. Үрнәк, Сеҗе, Яңа Кенәрдә берәр экипаж бар. Хәбәр килү белән чыгып китәләр. Элек ике тонна су сыешлы машиналар иде. Минутына 210 литр сибә. Биш минутта бетә. Хәзер 8 һәм 6 тонналы. 10-15 минутка җитә. Су алырга урын булмаган авыл җирлекләре бар әле. Үзара салым акчасына су алырга гидрантлар ясарга кирәк. Ашытбашта техника күп иде. Суны ташып кына тордылар. Ирекле янгын сагы ярдәме зур булды.
– Киңәшләрегез?
– Янгын хәбәрчесе куярга, мичне белгән кешедән генә чыгартырга, бездән сорап эшләргә, бөтен таләпләрне үтәргә (күп янгын ваемсызлык нәтиҗәсендә килеп чыга), өйдән чыгып киткәндә бөтен бүлмәләрнең ишекләрен ябарга (кислород кермәсә, ут үзеннән-үзе сүнә, һава керсә, янып китә), коры үлән яндырмаска, минем белән андый хәл булмый, дигән уйны баштан чыгарырга кирәк.
– Илдар Наилевич, билгеле булганча, агымдагы елның 17 апреленнән 10 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим игълан ителде. Таләпләрне үтәмәүчеләргә нинди чара күрелә?
– Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен зур күләмдә штраф каралган: гади кешеләргә – 10 меңнән 20 мең, вазыйфаи затларга – 30 меңнән 60 мең, эшмәкәрләргә – 60 меңнән 80 мең, юридик затларга 400 меңнән 800 мең сумга кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев